|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2021 Язмыш
“Монысы — синеке, монысы — безнеке” дип, суыткычтагы киштәләрне дә бүлделәрТормышымдагы иң зур ялгышлык дип балалар белән яшәүне саныйм. Үзем гаепле. Ирем вафат булгач, фатир иркен дип улым белән киленне үз яныма яшәргә чакырдым. Ул вакытта аларның балалары юк, ә үзләре чит фатирда гомер итәләр иде. Минем тәкъдимгә улым белән чит милләттән булган киленеп шатланып ризалаштылар. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Үземнең акылсыз адым ясавымны берничә ай үткәч кенә аңладым. Үскәндә мин пешергән ризыкларны яратып ашаган улыма кухняда газ плитәсе янында маташуым ошамый башлады. Тел белән әйтмәсә дә, сиздем. Шуңа күрә алар эштән кайткач аш бүлмәсенә керми башладым. Башта бик авыр булды. Җитмәсә, “монысы — синеке, монысы — безнеке” дип, суыткычтагы киштәләрне дә бүлеп куйдылар.
Бу хакта ахирәтемә сөйләгәч: “Фатир синеке, суыткыч синеке, нигә аларны шулай кыландырасың?!” — дип сүкте. Ә мин дәшмим.
Аннан өебездә дүртенче кеше барлыкка килде: оныгым туды. Аны бала тудыру йортыннан алып чыккан көнне үк, киленнең шәһәр читендә кечкенә генә йортта яшәүче әнисе безнең янга яшәргә килде. Имеш, кызына булышырга кирәк булачак. Улыма: “Сезгә ярдәм итәргә мин бар бит”, — дигәч, дәшмәде. Ул бик үзгәрде өйләнгәч, алыштырып куйдылармени! Берәр киңәш сорасам, хатынына ымлый, аның белән сөйләш, янәсе. Шулай итеп, мин оныгымны иң беренче булып коендыра да алмадым. Ванна ишеген ябып, килен белән әнисе юындырды.
Гел киеренке хәлдә яшәгәнгәме, тора-бара үземне начар хис итә башладым. Хәтеремнең нык начарланганын сиздем. Беркөнне бөтенләй авыраеп, урынымнан көчкә тордым. Бәдрәфкә дә стеналарга тотынып кына барып килә алдым. Хезмәттәшемә чылтыратып, эшкә килә алмаячагымны әйттем.
Көне буе бүлмәмдә ятсам да, хәлемне сораучы булмады. Улым эштә иде, ә килен белән әнисе аш бүлмәсендә мәш килделәр. Кич белән улыма хәлемне аңлаттым. Ул “Ашыгыч ярдәм” чакыртты. Табиблар килгәнен мин күрмәдем, сизмәдем: аңымны югалтканмын. Шуннан ике ай больницада яттым. Бәхетемә, бик яхшы табиб кулына эләктем, Азат Камил улы, янымнан китмичә, аякка бастырды үземне. Һәм: “Сезгә тынычлык кирәк”, — дип, өйгә озатты. Нигәдер үзенең телефон номерын да кәгазьгә язып, кесәмә салды.
Фатирымның бусагасын теләмичә генә атлап кердем. Сиздем, нәрсәдер үзгәргән. Минем бүлмәдә киленнең әнисе икән хәзер. Аңа бала карарга шулай җайлырак икән. “Әни, син кухняда кушеткада йокларсың инде, яме”, — диде улым. Үзен бик гаепле сизеп әйтте ул бу сүзләрне. Мин өйдә юк чакта яшьләр арасында ниндидер ызгыш булган дип аңладым. Тавышланып йөрмәдем, керфек тә какмыйча, төнне кухняда уздырдым. Кемдер кереп су эчте, суыткыч ишеген ачып нидер алды. Утны яндырып, сүндерделәр. Әйтерсең лә, мин юк. Тормышым, кинодагы сыман, күз алдымнан узды: бала чак — бөтен кеше ярата торган төпчек кыз, яшьлек — сөеп-сөелеп кияүгә чыгу... Ирем белән бер генә бала үстердек. Имеш, барлык назыбызны, яратуыбызны аңа гына бирәбез. Ирем, нинди хата ясаганыбызны белмичә, бакыйлыкка китте. “Рәдиф, — дип пышылдадым мин ике айлык оныгымның елаган тавышына сискәнеп китеп. — Ал мине үз яныңа, чыдар хәлем калмады, кадерсез булып яшәгәнче, гүрдә ятуың хәерлерәк”.
Таң аткач, онытылып киттем. Яныма ирем килгән кебек тоелды. Ул мине назлады, кысып-кысып кочаклады: “Ашыкма бу якты дөньяны калдырып китәргә, — диде ул. — Пальто кесәңдә телефон номеры бар, чылтырат, ул кеше сине нәкъ минем кебек кадерләп яшәр”.
Миңнегөл
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|