|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2021 Криминал
Казандагы җинаятьнең сәбәпләре аталды – алты миллион сум акчаКазанның Минск урамындагы күпкатлы йортта кылынган җинаять эшенең сәбәпләре ачыкланган. Тикшерү эшләреннән күренгәнчә, Казанның Минск урамындагы йортта 51 яшьлек ир-атны үтерүдә шикләнелүче кеше аннан ике җир участогы һәм шуларның берсендә урнашкан тире иләү цехын сатып алырга тиеш булган. Килешүнең бәясе 6 миллион сум булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Фаҗига алдыннан ир-атлар сату-алу килешүе төзегән һәм сатып алучының фатирына кайтканнар. Явыз ниятле бәндә сатучыга кейс тоттырган. Аның эчендә акча урынына «шаяртулар банкы» купюралары салынган булган. Сатучы ир-ат алдануын лифтта белеп алган һәм аларның икесе арасында низаг килеп чыккан.
Нәтиҗәдә сатып алучы корбанының башына «Сайга» карабиныннан аткан. Аннары мәетне подъездга сөйрәп чыгарып, автомобиленә утырып качкан. Машинасын бер танышында калдырып торып, әтисе белән шәһәрдән качарга теләгән. Ләкин бу эше барып чыкмаган, ар-атны кулга алганнар.
Шушы арада шикләнелүчегә карата җәза белдереләчәк.
Аннан алда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Минск урамындагы күпкатлы йортта ир-ат гәүдәсе табылуын язган иде. Соңрак аның «Лада» автомибилендә җинаять урыныннан качуы мәгълүм булды. Берничә сәгатьтән 36 яшьлек казанлы тоткарланды.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|