|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2021 Язмыш
Егет белән кыз өйләнешергә өлгерми калаБританиянең Дербишир графлыгында (Дерби шәһәре) яшәүче 24 яшьлек Джэк Уотсон кәләше белән күңел ачарга киткән дә, бәйрәмдә егылып, сөйгәненең күз алдында һәлак булган. 2019 елның 30 ноябрендә Уотсон һәм аның кәләше Алекса Хикок Раштуа кичәсе узган шәһәр стадионыннан чыгып барган. Уотсон күпмедер хәмер эчкән булган. Бәйрәмнән китәр алдыннан ул баскыч култыксаларына утырып беренче каттан икенчегә шуып төшмәкче була. Әмма чайкалып китә һәм егыла. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакырталар. Егетне коткарып булмый, табиблар аның үлемен раслый.
Бары тик 2021 елның сентябрендә генә Уотсонның үлемен тикшерү эше тәмамлана. Тикшерү аның үлеме бәхетсез очрак аркасында килеп чыгуын ачыклаган. Яшь кешенең гомере башы бәрелү сәбәпле өзелгән.
Фото:heaclub.ru
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|