поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
03.09.2021 Дин

Ярты ел эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 43 меңнән артып китте

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга ярты елдан артык вакыт узды. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 43 меңнән артып китте! Шуларның 400 гә якыны, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды.

Онлайн-мәдрәсәдә көн саен 1000 “шәкерт” Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 21% – 25-34 яшьтә, 23% – 35-44 яшьтә, 28% – 55 яшьтән өлкәнрәкләр.

Онлайн-мәдрәсә белән, Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән: Башкортостанда, Мәскәү, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү шәһәрендә яшәүче шәкертләр (аларның саны 41 меңнән артык) кызыксына. Моннан тыш, заманча белем бирү ресурсында ислам нигезләре буенча белемне Казахстандагы (848 кеше), Үзбәкстандагы (306), Кыргызстандагы (262), Азербәйҗандагы (70), Таҗикстандагы (26), Төркиядәге (119), Австралиядәге (301), АКШтагы (181), Германиядәге (81), Ирландиядәге (18), Канададагы (43), Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге (14), Украинадагы (24), Бөекбританиядәге (15) һәм Франциядәге (21) милләттәшләребез дә ала.

Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта “Татарларда Ислам тарихы”, тәҗвид һәм тәфсир дәресләре кызыксындырган. Ярты елда каралган дәресләр саны 62 меңнән артып киткән. Укучыларның 70% сайтка смартфоннар аша кергән.

Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итәчәк. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»