|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2021 Криминал
Казанда кеше үтерүдә шикле ир-атны тотканнарТәртип сакчылары Казанның Минск урамында ау мылтыгыннан атып кеше үтерүдә шикләнелгән 36 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгенә Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерде. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматка караганда, ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарлаган.
Җинаять кичә иртән Казанның Минск урамындагы күп катлы йортларның берсендә, 14 һәм 15 нче катлар арасында кылынган. Тәртип сакчылары башына мылтыктан атылган ир-атның гәүдәсен табып ала. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Җинаятьченең «Сайга» мылтыгыннан атуы билгеле.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|