|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2021 Җәмгыять
Сабыйларны гаиләдән алганнар - әниләре нишләргә дә белмиУфада беренче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 3 яшьлек кызны һәм аның 11 айлык энесен вакытлыча Аврора урамындагы приютка урнаштырганнар. Балаларның икесен дә опека органнары хезмәткәрләре гаиләдән алган. Әлеге вакытта әниләре шок хәлендә, мондый хәлдән һушына килә алмый. Журналистларга ул балаларын кайтару юлларын эзлим дип белдерә.
Бу ана социаль хезмәтләрдә исәптә тормаган, гаилә уңай яктан гына бәяләнгән.
Вакыйга 29 августта теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, балалар өйдә әниләре белән булган. Ана кеше йоклаган, балалар тәрәзә төбендә уйнаган. Кыз бала беренче кат тәрәзәсеннән очып төшкән, ә аның энесе егылып төшеп өлгермәгән, узгынчы бер ир аны тотып калган.
Фото: sharij.net
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|