|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2021 Криминал
Казанда "Перехват" игълан ителдеКазанның Минская урамында кеше атып үтергәннәр. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат мәетен йөк лифтында тапканнар. «Казанский репортер» чыганагы хәбәр иткәнчә, полицияне шаһит чакырткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аткан ир «Лада» автомобилендә качып киткән булырга мөмкин. Шәһәрдә «Перехват» планы игълан ителде.
Подъездны полиция чолгап алган, оператив-эзләү чаралары үткәрелә, дип хәбәр ителә.
Соңрак үтерүдә шикле кешенең тоткарлануы хакында билгеле булды.
Фото: Казанский репортер
--- |
Иң күп укылган
|