|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2021 Икътисад
Пенсионерларга 10 түгел, 12 мең бирәчәкләр?!Россия Президенты Владимир Путин сентябрь аенда пенсионерларга 10 мең сум акча түләргә вәгъдә иткән иде. Бу акчаның күләмен 12 меңгә кадәр арттырырга мөмкин икән. Россиядәге эре банкларның берсе шундый адымга барган. Пенсионер бу банкның клиенты булып беренче тапкыр теркәлә һәм банкның пластик картасыннан файдалана башлый икән, аңа 10 түгел, ә 12 мең сум күчереләчәк, ди.
Билгеле булганча, Владимир Путин сентябрь аенда һәр пенсионер, шул исәптән эшли торганнар да, бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумлык пособие алачак дип игълан итте. Безнең илдә бу акчалар 40 млн кешегә киләчәк. Дәүләт ярдәме бүгеннән, ягъни 2 сентябрьдән түләнелә башлый.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|