|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2021 Язмыш
Кодаларсыз узган туй
Усал каенаналар элек кенә булган димәгез сез! Хәзер дә бар алар! Язасы вакыйганы уйлап чыгармадым, геройлары бүген дә исән-сау яшәп яталар. Хезмәттәшем бик үзенчәлекле холыклы кеше иде. Иде дим, чөнки пенсиягә китте ул, Аллаһка шөкер. Көненә берәр кеше белән эләгешмәсә яши дә алмас иде кебек. Берзаман шул хатынның улы безнең техничканың кызы белән дуслашып йөри башлады. Кызы төскә-биткә матур, акыллы, чиста-пөхтә. Тик әнисе салырга ярата шул... Хезмәттәшем кызны исеме белән дә атамады, чөнки үзенекенә охшаш иде. Ул аны кемгә генә, ничек кенә яманламады, техничка апабыз белән “тырт-пырт” килеп, дорфа сөйләште. Мыскыл итеп, аның юып кына алган идәненә чүп атты, көнбагыш кабыгы чәчте. Апабыз сирәк-мирәк капкаласа да, чиста хатын иде, ул юган, сөрткән урында тузанның бөртеген дә тапмассың!
Яше дә байтак, балалары да үсеп җиткән, пенсиясе дә бар, шуңа җыештыручы апа эштән китте. Күршеләре белән бергә мәчеткә йөреп, намазга басты.
Бу арада егет белән кызның дуслыгы дәвам итте. Шуның аркасында хезмәттәшем улы белән дошманлашып бетте. Башта бу эшкә тыкшынмаган әти кеше дә әнисе ягына күчкәч, егет Казанга ук китеп барды. Әнисе ниләр генә кыланмады: улына бәддога да укыды, кызга, аның әнисенә теләсә-нәрсә әйтеп әрләште... Безнең эштә дин юлындагы ханым бар, ул да вәгазьләп карады, тик хезмәттәшебез ишетергә дә теләмәде.
Әти-әнисе аяк терәп каршы торса да, егет өйләнергә дигән катгый карарга килде. Ниятен әйтергә дип, бар көчен җыеп, әти-әнисе янына кайтты. Тик алар, акырып-бакырып, улларының күңелен төшерделәр.
Егет, аптырагач, кызның әнисе белән сөйләште. Әби буласы кеше сабыр гына тыңлады да, никах көнен билгеләде. Аннан булачак кодагый белән сөйләшергә уйлады. Тик “никах” дип авыз ачарга да өлгермәде, тегесе, авызыннан ут чәчеп, аның кызын, үзен яманларга тотынды. Кызның әнисенә борылып китми чара калмады...
Никахка кияүнең әти-әнисенең бертуганнары гына килде. Әти-әнисе моңа каршы булса да, авыр сүзләр ишеттерсәләр дә, туганнар яшьләрне хөрмәтләп, казлар, чәк-чәкләр күтәреп килделәр.
Туйны авыл ашханәсендә уздырдылар. Кияү белән кәләшнең туганнары, дуслары, авыл яшьләре әйтерсең лә Мәхәббәт өчен көрәшкә күтәрелделәр — яшь парның туен матур, истәлекле итеп оештыру өчен бар көчләрен куйдылар. Кияүнең туган йорты ашханә белән янәшә генә иде, әтисе белән әнисе кермәде, күренмәде...
Туйлар узгач, яшьләр әби йортыннан Казанга юл тоттылар. Авыл, гөж килеп, бер-ике көн егетнең әти-әнисен “тетте”.
Елдан артык вакыт узгач, егетнең әтисе эшләгән җирдә ирләр арасында гаилә, балалар темасына бәхәс чыга, шунда бер ир улының туена да бармаган ирнең йөзенә бәреп: “Ир булып йөргән буласың, хатын сүзен тыңлап, үз балаңнан баш тарткан кеше бит син! Малаеңның туен авыл кешесе сәдака җыеп уздырды”, — ди. Ата кешенең битенә кислота сипкән кебек була...
Ул авылдашлары арасында үзенең дәрәҗәсе төшкәнен, нинди зур хата ясаганын аңлый. Шуннан улын чакыртып кайтара, җыелган акчасына яшьләргә фатир сатып алып бирә, килененнән гафу итүен сорый... Хатынның теле дә тешләре артына кача — иргә каршы килерлек түгел!
Хәзер яшьләр балалар үстерә, айга бер дигәндәй авылга кайталар, ике як әти-әниләренә булышалар. Кода-кодагыйлар ашларда күрешә.
Исемем һәм адресым редакция өчен генә
--- |
Иң күп укылган
|