поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
31.08.2021 Сәясәт

"Безне аяк киемнәренә беркетелгән “песи тырнаклары” саклап калды"

Камышлыда яшәүче Альбина Шәйдуллина һәм Илнар Төхбәтшин Эльбрус тавын буйсындыручылар сафына кушылдылар. Икетуган тиешле Альбина белән Илнар әле үткән елның көзендә үк бу идея белән кабынып киткәннәр иде. Илнар социаль челтәрләрдә Эльбрус тавы башына менеп җиткән кыз турында укыган һәм үзенең дә көчен сынап карарга булган.

Бу юнәлештә эшләүче гид белән танышып сөйләшкәч, икеләнүләренә соңгы чик куела. Бу җәйне ничек уздыру темасына гаилә әгъзалары белән сөйләшеп утырганда, Илнар Эльбрус тавына менәргә теләге булуы турында әйтә. “Минем белән берәрегез барырга телиме?” – дигән сорауга икетуган сеңлесе Альбина атылып чыга. Ул да күптән альпинизм белән шөгыльләнергә теләгән икән. Шулай итеп, ике хыял бер максатка әверелә.
 
Камышлылыларны алты кешелек төркемгә беркетәләр. Инструктор аңлатканча, тау башына ике юл белән менәргә була: беренчесе - ратракка (трактор кебегрәк махсус транспорт) утырып 5100 метр югарылыкка менәргә, ә калган араны җәяү узарга була. Ләкин Илнар белән Альбина, төркемдәшләреннән аермалы буларак, икенче юлны - тулысынча җәяү менү юлын сайлыйлар.
 
- Икенче вариант көчебезне сынап карау өчен бик яхшы сәбәпче булды. Куркыныч булдымы, дип сорасагыз, “Әлбәттә!” дип җавап бирербез. Маршрутның бик тә катлаулы булуын да, менеп җитә алмавыбызны да бик яхшы аңлый идек, - дип сөйли Альбина.
 
Беренче көнне безнең альпинистлар, акклиматизация алу өчен, 1900 метр биеклектә туктап, төнне уздыралар. Ә икенче көнне аларга яшел зона буенча трекинг (катлаулы чокырлы-чакырлы җир) дип аталган юл белән 3400 метр биеклеккә күтәрелергә туры килә.
 
Өченче көнне Альбина белән Илнар 3750 метр югарылыктагы “Ветер” лагерена кадәр менәләр һәм, альпинист кирәк-яракларыннан файдалану ысулларын өйрәнә-өйрәнә, Эльбрусның 4200 метр тамгасын үтәләр.
 
“Бу югарылыкта тау кар белән капланган булуына да карамастан, бик кызу иде”, - дип искә ала Илнар. Ә икенче көнне уянсалар, юеш кар явып торуын күреп, хәйран калалар. Ләкин, авырлыклар безне куркытмый дип, шушы шартларда да менүләрен дәвам итәргә карар кылалар. Ул көнне 4800 метр биеклектәге “Пастухов” кыясына кадәр барып җитәләр. Монда һава торышы тагын да начарлана - суыта, кар ява, давыллап тора.
 
Бишенче көнне аларга 1900 метрга кадәр төшәргә туры килә. Бу Эльбрус башын штурмлау алдыннан организмга ял бирү, кислород туплау өчен кирәк икән. Ә алар менеп җиткән 4800 метр биеклектә кислород инде бик аз микъдарда гына була, шуңа күрә кеше кислородка кытлык кичерә.
 
Яхшылап ашап-эчеп, йокыларын туйдырып, туристлар кабат “Ветер” лагерена менәләр һәм шул ук кичне, 22 сәгатьтә, тәҗрибәле инструктор карамагында, Эльбрусны штурмлый башлыйлар. “Пастухов” кыясына кадәр җәһәт кенә барып җитәләр алар.
 
- Чәй эчкәч, термосымны рюкзак янына куеп өлгермәдем, каткан боз буйлап кыя астына шуды да китте. Менә шул вакытта минем йөрәктә курку хисе туды, - дип сөйли Альбина. - Безне аяк киемнәренә беркетелгән “песи тырнаклары” саклап калды. Ә алда, шәхсән минем өчен, иң катлаулы кишәрлек (5100 метрга кадәр) башланды. Авышлык бик зур булганлыктан, аяклар һәрвакыт тая иде. Монысын үткәч, “кыек шүрлек”кә барып җиттек. Бу Эльбрусның көнчыгыш түбәсе иде. Мин бу кишәрлекнең мәкерлеген аңлап җиткермәгәнмен бугай, инструктор аңлатуы буенча, кыегы зур булмаса да, ипләбрәк атларга кирәк, чөнки таеп китсәң, боз ярыгына шуып төшеп китүең бар. Аның исеме дә куркыныч – “Мәет җыючы”. Анда барып төшкән кешене табып алырга мөмкин түгел икән. “Кыек шүрлек” буйлап барган арада таң ата башлады. Ләкин кояшны каршыларга хәлебез юк иде инде...
 
5350 метр биеклектәге тау сыртлавыгына барып җиткәч, Эльбрусны буйсындыручылар ашап-эчеп, ял итеп алырга туктыйлар, аннары көнбатыш түбәсенә менеп җиткәндәге “Зомби плато”сын үтәләр. Бу исем дә юмор белән сугарылган - арыган туристлар бу плато буенча зомби кебек кенә хәрәкәт итә алалар.
 
Иртәнге сәгать тугызда Альбина белән Илнар, 5642 метр биеклеккә күтәрелеп, Россия һәм Европаның иң биек тавы башына менеп җитәләр. Буйсындыручыларның бер хәле дә калмаган – кояшта эри башлаган боз боткасында юешләнгән ботинкаларны күтәреп атлавы да кыен. Ләкин бит әле төшәргә дә кирәк! Россия түбәсендә берничә фото ясап, тирә-якка бераз сокланып карап торганнан соң, туганнарына шалтыратып, бар да яхшы булуын әйтәләр дә кайтыр юлга чыгалар.
 
- Тауга менеп җитмичә борылып киткән бихисап туристларны күрергә туры килде. Инструкторыбыз Антон Мартьяновка рәхмәт – ул безнең һәр адымыбызны кисәтеп, өйрәтеп барды. Таулар хаталарны кичерми, дигән әйтем бик дөрес ул. Эльбрусны буйсындыру өчен күнегүләр үткәрү һәм әйбәтләп әзерләнү кирәк, - диләр Альбина белән Илнар аларның юлын кабатларга теләге булган якташларына.
 
Ирина МАКАРОВА.
 
(“Камышлы хәбәрләре”
 
газетасыннан)

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.08.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»