поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.08.2021 Язмыш

Биш бала белән тол калган ана: «Балаларым яшәргә көч бирде»

Әгерҗе районының Тәберде авылында яшәүче Гөлнара Сибгатова 33 яшендә 5 бала белән тол кала. Ире Рәфкать йоклаган җиреннән уянмый. Табиблар, йөрәк, диләр.

–  Мин Пермь өлкәсендә үстем. Шунда яшәдем. Тәберде авылына эшкә килдем. Ул чакта пионервожатый идем. Бераздан мине китапханәче эшенә билгеләделәр. 22 яшемдә Рәфкатькә кияүгә чыктым. Бик тә акыллы, кешелекле иде ул. Матур гына яши башладык. Башта иремнең әти-әнисендә тордык. Аннары безгә колхоз йорт бирде. Олы улым Рифат тугач, шунда күчендек, – дип сөйли Гөлнара ханым. – Ул чакта авылда яшьләр күп иде. Шуңа күрә шәһәргә китү турында уйламадык та. Аннары бер-бер артлы Рәдиф, Рәфит, Айнур, Фәргать дөньяга килде. Шулай итеп, кыз табам дип, гел малай алып кайттым. Бишенчесен УЗИда кыз дигәннәр иде. Тик анысы да малай булып чыкты. Гомерем буе кыз сөяргә кызыгып яшәдем.
 
Гөлнара ханымның ире үлгәндә кече улына 4 яшь тә тулмаган була әле. Балалар үстереп, өйдә генә торган ханымга яңадан эшкә чыгарга туры килә.
 
– Ирем 2003 елда бик авыр хәсрәт кичерде. Ул елны   май аенда – әтисе,  августта әнисе яман чирдән үлеп китте. Рәфкать бар кайгысын эченә җыйды. Барысы да йөрәгендә булгандыр инде. Без, әти белән әни үлгәч, төп йортка күчендек. Тик ирем белән анда озак яшәп булмады – 2005 елда мәңгегә күзләрен йомды, – ди Гөлнара ханым. – Бик авыр булды. Әле ярый аның туганнары кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Бергәләп авырлыкларны җиңә  алдык. Көчле булырга туры килде: биш малайны аякка бастырасы бар бит. Ир балаларга әни дә, кирәк чакта әти дә булдым. Шөкер, улларым йөземә кызыллык китермәделәр.  Инде өчесе гаилә корып, үзләре балалар үстерә. Бишесе дә Ижауга китеп урнашты. Мине исә авылыбызга әнисе янына күчеп кайткан ир-ат белән таныштырдылар. Илсур бик тә акыллы ир булып чыкты. Улларымны бик якын итте. Аларны бергәләп өйләндердек.
 
Гөлнара ханымның кыз сөясе килү теләге дә чынга ашкан. Өч оныгы бар икән. Киленнәрен дә мактап туя алмый. «Матур яшибез», – ди ул.
 
– Иремнең туганнары белән аралашып яшим. Аларның төп йорты бит бу. Кайтуларын көтеп алам. Бергәләп тату итеп яшәү бик рәхәт. Мин аларга  бик рәхмәтле. Авыр чагымда таяныч булдылар. Инде хәзер дә якын итеп торалар, – ди Гөлнара ханым. – Язмыш төрлечә сыный. Әмма нык булырга кирәк. Миңа балаларым  яшәргә көч бирде. Игелекләрен күреп, бәхетләренә сөенеп яшәргә иде.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»