|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2021 Хәвеф-хәтәр
9 кат кәрнизендә 4 яшьлек бала нишләп йөргән?Уфада коткаручылар 4 яшьлек баланы күп катлы йортның 9 каты кәрнизеннән төшергән. Уфада яшәүче бер узгынчы күрше йорт балконының кәрнизендә кечкенә бала басып торуын күрә һәм 112 хезмәтенә шалтырата. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр, шул исәптә башкаланың гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре дә юллана. Коткаручылар килүгә сабый, лоджиядән чыгып, кәрниз буйлап тегендә-монда йөргәләгән. Коткаручыларның бер өлеше йорт түбәсенә менеп, баланы егылып төшүдән саклап калырга бурычлы булса. Астагы бер хезмәткәр бала белән сөйләшеп торган. Бәхеткә, вакыйга әйбәт тәмамлана: малай үзаллы фатирга керә һәм тәрәзәне дә ябып куя.
“2017 елгы бала өйдә картәнисе һәм ике абыйсы белән булган (зур абыйсына – 10 яшь)”, – диләр Гражданнарны яклау идарәсендә.
Ведомствода бу хәлгә битараф калмыйча бала турында коткаручыларга хәбәр иткән уфалыны аерым билгеләп үткәннәр. Шулай ук коткаручылар баланы күреп, астан страховка өчен одеял тотып торган ике иргә дә рәхмәтләрен җиткерде.
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|