поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.08.2021 Язмыш

"Биш яшькә кече ирем бик көнләшә башлады..."

Үземне белә башланганда мин сары чәчле, яшел күзле, битен сипкел баскан кызчык идем. Төпчек бала булганга шактый шук та идем. Өч яшемдә үзлегемнән укырга өйрәндем. Татарча пьеса иде ул, исемен инде хәтерләмим. Алты яшемдә мин үземнең матур түгеллегемне аңладым. Җиңги аңлатты: “Үзеңә кара да, күрше кызларына күз төшер, алар нинди сөйкемлеләр”, – диде ул.

Чыннан да, көзгегә ешрак карый башладым. Үземне җен кебек күрә идем. Җиңгинең кызы, ягъни минем туганнан туганым да “пәри” дип артымнан кычкырып кала. Шуның өчен үзенә миннән йодрык та эләгә. Гомумән, мин үземнең ямьсезлегемне усаллык белән капларга тырыштым. Дорфа сөйләштем. Төпчек бала булгач өйдә гафу иттеләр, “акыл керер әле” диделәр. Иртә укырга өйрәнгәч, китапхандәге бөтен балалар китапларын укып бетердем. Ә җиденче класста инде зурлар өчен язылган әсәрләр кызыксындыра башлады. Бигрәк тә француз авторлары. Үземнең бөтен теләгем матур булу. “Их, чибәр булсаң иде”, – дип хыялландым.

Мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына кердем. Шул ук вакытта косметолог курсларына да язылдым. Имеш, үземне тәртипкә китерәчәкмен. Ходайдан бәхет сорамадым, гел матурлык сорадым. Әле бер егет белән дә очрашканым юк. Озата кайтканнарын да, дорфа сөйләшеп, үземнән биздерәм.

Бервакыт шәһәр паркында уйланып утырганда яныма бер егет килеп утырды. Альберт дип таныштырды ул үзен. Сөйләшеп киттек. Мине үзгәртеп куйдылар мени! Ягымлы арашалам. “Син чибәрсең”, – диде яңа танышым. Минем бит әле мондый сүзләрне беркемнән дә ишеткәнем юк. Эреп киткәндәй булдым. Бер дустының туган көне икән, шунда чакырды Альберт. Гипнозлагандай риза булдым. Шунда беренче тапкыр шампанское татып карадым. Аннан Альберт иреннәремә үрелде. Бу минем тәүге үбешүем иде. Ошатмадым мин ул хисләрне: аракы исе аңкып торган авыз, авырттырып кочаклаган куллар. Җирәнгән кыяфәт чыгарып, егетне этеп җибәрдем. Бу аңа ошамады, бигеле. Яңагыма нык кына китереп сукты да, идәнгә ырытып, өстемә менеп ятты... Хайвани теләкләрен канәгатьләндергәч, паспортын ачып күрсәтте: “Менә кара, мин өйләнгән”, – диде. Үземне җүләрләнгәндәй хис иттем. Әйтерсең лә мин ниндидер китап укыйм. Аннан Альберт бу хәлләрне авылга кайтып (мин аңа кайдан икәнемне әйткән идем) сөйләячәген белгертте. Әмма әгәр дә акча бирсәм дәшми калу мөмкинлеге барын да әйтте. Колагымдагы затлы алкаларны, әнием унсигез яшемә бүләк иткән кыйммәтле йөзегемне аңа ыргыттым да, төнге урамга ыргылдым. Бер ел буе куркып яшәдем. Каяндыр гел Альберт килеп чыгар, яисә авылда: “Син фахишә икәнсең бит”, – дип әйтерләр төсле тоелды. Шуңа күрә әти-әни янына да сирәк кайттым.
 
Кияүгә утыз яшь тулгач чыктым. Ирем үземнән нәкъ биш яшькә кече иде. Бер елдан улым туды. Ана бәхетенең никадәрле гүзәл хис икәнен бөтен тулылыгы белән аңладым, бала имезүнең ләззәтен татыдым. Үзем дә үзгәрдем: битем тулыланып китте, сипкелләр әллә кая юкка чыкты, күзләремнең яшеллеге җетеләнде. Әйләнеп карарлык гүзәл хатынга әйләндем.
 
Ирем генә бик көнләшә башлады. Аңа саф кыз булып кияүгә чыкмавымны кичермәде ул минем. Баштагы мәлләрдә сүз белән артык рәнҗетмәсә, соңга таба әллә ниләр әйтеп, йөрәктә төзәлмәс яралар ясады. Бигрәк тә: “Каһәр төшсен!” – дигән сүзләреннән тәнем куырылып килә иде: “Әйтмә инде, җаным, алай дип. Әйдә, аерылышыйк, әмма сүз белән азаплама”, – дия идем. Арылышырга теше-тырнагы белән каршы булды.
 
Мин пенсиягә чыккан елны улымны җирләдек. Игелекле, тормышны яратучы бердәнбер балам иде. Яман чир белән бер ай гына авырып ятты да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны җирләгән көнне иремә: “Менә каһәр төште”, – дидем. Тутырып карады да, идәнгә ауды. Инсульт диделәр. Бик озак дәваладылар. Хәзер йөрми, сөйләшми, әйткән сүзне дә авырлык белән генә аңлый.
 
Көзгедәге мөлаем ханымга карыйм да: “Нигә бәхет сорамадың?” – дим.
 
ВЕНЕРА. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.08.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»