поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
10.11.2010 Җәмгыять

Яшәсен!

Бу сүзне ничә мең тапкыр кычкырып әйттем икән. Бәйрәм саен «Яшәсен!» дип кычкыра идек. «Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясе!» дигәндә тавыш аеруча көр чыга иде. Чөнки ел дәвамында ул иң бай бәйрәм иде шул. Бигрәк тә сугыштан соңгы ачлы-туклы елларда. Өйдән тамак туйганчы ашап чыгам. 7 ноябрь көнне иртүк мәктәпкә җыела идек, аннан тезелешеп урам буйлап «Яшәсен!.. Яшәсен!..» дип ур-ра кычкыра-кычкыра атлый идек. Күңелле иде. Аннан яңадан мәктәпкә кайта идек, анда безне бәйрәм ашы көтә иде.

Октябрь бәйрәменең «яшәсен»е аңлашылса да, нигә ноябрьдәге бәйрәмне октябрьнеке дип атау аңлашылып бетми иде. Укытучыбыз, иске стиль, яңа стиль дип, аңлатырга тырышса да, баш казаным аны пешерә алмагандыр инде. Монысын үсә төшкәч аңладым. Әмма соңрак тагын бер аңлашылмаган нәрсә килеп чыкты. Бездән кечерәк малай-шалайлар, кызый-мызыйлар «Без Октябрьның йолдызчыклары, Ленин бабайның шат оныклары» дип җырлый башладылар. Ишетүемчә, Ленин бабайның малае да, кызы да булмаган. Оныклары каян килде икән?

 

 «Яшәсен»не без кайсы елга хәтле кычкырдык икән? Ил белән кычкырсак та, ни өчендер, Октябрь революциясе лозунгысы яшәмәде, аны хакимлек итәргә омтылучы бер төркем большевиклар оештырган түнтәрелеш дип кенә атый башладылар. Ләкин ул түнтәрелеш кенә түгел иде шул. Түнтәрелеш кенә булса, изелгәннәр аны яклап көрәшмәгәннәр булыр иде. Ул хаклык өчен, ирек өчен чын сыйнфый көрәш иде. Тик соңыннан көрәшчеләрне алдадылар. Ярый, хәерле булсын – чын көрәшчеләргә җиңү җимеше беркайчан да тәтеми инде ул.

 

Октябрь бәйрәмендә Бөек Октябрь революциясе яшәсеннән башка да яшәсеннәр еш әйтелә иде. Мәсәлән, «Яшәсен СССР халыкларының какшамас дуслыгы!» Анысы да төшеп калып онытылды. Югыйсә, бик тә кирәкле лозунг иде. СССР дигәне ярамаса, Россия дигәненә алыштырырга була иде. СССРның варисы Россия дип белдерсәләр дә, какшамас дуслык мирас булып күчә алмады. Күрәсең, Россиядә халыклар юк, бер халык кына бар дип уйлаганнардыр. Хәер, лозунгысыз да халыклар бердәнбер җир шарында ничек яшәргә икәнлеген бик яхшы үзләштергәннәр. Аларны бер-берсенә өстереп тормаска гына кирәк.

 

Янә дә тагын без коммунист чакта «Да здравствует нерушимый блок коммунистов и беспартийных» дигән лозунг бар иде. Мин аның татарча әйтелешен һәм язылышын хәтерләмим. Булгандыр тәрҗемәсе. Бүтән сүзләр тәрҗемә ителмәсә дә, лозунглар тәрҗемә ителә иде шикелле. Бүген үзем тәрҗемә итәр идем дә, урысча гаҗәеп көчле әйтелгән сүзләрне бозармын дип куркам (элеккедән калган гадәт). Шулай да «Да здравствует»ның «Яшәсен» икәнен төгәл беләм.

 

Яшәсен, әлбәттә, коммунистлар да яшәсен, беспартийныйлар да яшәсен. Хәер, бүген ул лозунгны әйтмәсәк тә беспартийныйлар һәрвакыт һәр җәмгыятьтә яшәячәкләр. Коммунистлар нишләр икән? Минемчә, алар да яшәячәк. Коммунизм идеясен утопия диләр, күңелгә якын оҗмахны да бит күргән кеше юк, әмма җанга якын сүз.

 

«Яшәсен» сүзе булмаса да, Октябрь бәйрәме белән бәйле тагын бер лозунгны искә төшерми ярамас: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» Пролетарийны «юксыллар» дип кемдер безнең телгә күчерде дә шикелле, ләкин пролетарий сүзе миңа күбрәк ошый. Ярамый аны тәрҗемә итәргә. Югыйсә ул хәерчеләр дигәнне аңлата. «Хәерчеләр, берләшегез» - дип әйтү әллә ничек. Хәерчеләр берләшеп, күбәеп китсә, аларга бирәсе хәерне ничек җиткермәк кирәк. Бигрәк тә бездә бүгенге капитализм хәерчеләрне миллионлап тудырып тора. Юк, яшәмәсен бу лозунг. Калсын элеккеге китапларда үткәннәрнең истәлеге булып.

 

Бәйрәм уңаеннан демонстрациягә чыгып, лозунглар әйтелгән саен ур-ра тавышы яңгырамаса да, «яшәсен!» дип кычкырасы килә кайвакыт. Нәрсә яшәсен дип тәмамлыйм икән сүземне? Яшәсен театр! Менә бу инде беркайчан да үзгәрми һәм искерми торган «яшәсен».


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»