поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.08.2021 Бәйге

Наласа авылын чит илдә таныткан Рамил Мөхетдинов: “Авылыбызда булган Америка актеры Джеймс Паттерсон белән хатирәләр уртаклаштык”

Исегезгә төшерәбез: Икенче «Блогер.Татар» бәйгесе авылларга багышлана - 10 җиңүче 20шәр мең сум отачак. Туган авылларын бар дөньяга танытып, акчалата бүләк отасы килүче блогерлардан 31 августка кадәр bloger.tatar@mail.ru адресына кызыклы, үзенчәлекле эшләр кабул итәбез. Шундый блогерларның берсе Арча районы Наласа авылы аккаунтын алып баручы Рамил Мөхетдинов белән аралаштык.

- Рамил, бу эшкә кайчан керештең? Авыл аккаунтын кайчаннан бирле алып барасың? 
 
- Наласа авылы төркеме 2019 елның 6 нчы гыйнварында барлыкка килде. Бүген 1123 язылучысы бар. Бу авылдашлар да, читтә яшәп авыл тормышын күзәтеп баручы якташларыбыз да. Бүгенге көндә Наласа авылында 238 хуҗалыкта барлыгы 715 кеше яши. Шунысы куанчылы, авылда яшьләр дә күп, яңа йортлар да төзелә. Авыл яши.
 
- Социаль челтәрләрдәге бар эшне үзең алып барасың икән. 
 
- “Кая бир, мин алып барыйм әле” дигән кеше юк – үзем эшлим. Эшләргә, вакыт кызганмаска, мәгълүмат тупларга кирәк бит. Гомумән, иренеп утырсаң, эш бармый ул – иренмәскә кирәк.


- Авыл халкы мөрәҗәгать итәме? Нинди гозерләр белән?
 
- Язучылар, мөрәҗәгать итүчеләр бар. Мәсәлән, февральдә “Солдатта булган диләр” исемле конкурс үткәргән идем. Бик күп кайтавазлар булды, бик күп солдат фотолары җибәрделәр. Шуларны урнаштырып, зур эш эшләнде. Лайклар саны буенча җиңүчеләргә Наласа авылы сурәтләнгән календарьлар бүләк иттек. Ретро фотолар элүебезне сорап язучылар да шактый. Кемнеңдер яшьлеге, кемнеңдер хатирәләре, элек бу урында нәрсә булган – хәзер нәрсә - халыкта болар зур кызыксыну уята. Җырларда җырланган авылыбызның матурлыгын, тарихын инстачыларга җиткерергә телим, шул юнәлештә эш алып барам да.
 
- Ниләр турында язасың? Нинди кызыклы хәлләр булганы бар?
 
- Темаларны төрлечә яктыртырга тырышам: флешмоблар, бәйгеләр оештырам, кызыклы тарихи фактлар бирәм. Мисал өчен, күптән түгел танылган язучы Фатих Хөснинең авылыбызда булуын ачыкладык. Баксаң, ул Наласаның ул вакыттагы “Октябрь” колхозы рәисе Мирзаян Вахитовка кунакка килеп йөргән һәм Мирзаян абыйның тормышында булган хәлләргә таянып “Ике агроном, бер овчарка” дигән хикәясен язган икән. Бу хактагы постны элгәч, бөтенләй дә көтелмәгән хәл булды. Аккаунтыбызга Мирзаян абыйның оныгының хатыны Ландыш язып, 60-нчы елларда Мирзаян Вахитовларда күпләргә “Цирк” совет фильмы аша таныш булган Джеймс Ллойдович Паттерсон исемле актерның да (ул бүгенге көндә Америкада яши) кунакта булганлыгы турында хәбәр итте. Ә иң кызыгы, мин 88 яшен тутырган Джеймс Паттерсонны интернетта эзләп табып, июньдә берничә хат юлладым һәм аннан җавап алдым, күз алдыгызга китерәсезме?! Авылыбызның фотоларын юллап, хатирәләр уртаклаштык. Ул миңа үзенең язган шигырьләрен, әсәрләрен юллады.  
 
 
 
Авыл аккаунты менә шушындый кызыклы тарихи вакыйгаларга бай булырга тиеш дип уйлыйм, ди блогер. 
 
Исегезгә төшерәбез: "Блогер.Татар" бәйгесен Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән "Матбугат.ру" порталы оештыра. Анда авыл аккаунтлары гына түгел, теләсә кем җиңә ала. Үз аккаунтыңа туган авылың турында пост эләсең дә, шул 1 пост белән җиңү яуларга мөмкинсең. 5 җиңүче авыл аккаунтлары арасыннан билгеләнәчәк, ә 5 җиңүче - авыл турындагы постлар арасыннан. 10 җиңүченең һәркайсына 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Катнашыгыз! Һәркайсыгыз катнашыгыз. Тулырак мәгълүмат «Блогер.Татар» сайтында һәм @bloger.tatar инстаграмында.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»