|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2010 Мәдәният
Тиздән Әлмәт драма театрында премьераӘлмәт татар дәүләт драма театры 11 ноябрьдә Данил Салиховның “Баязит” исемле әсәре буенча куелган спектакль премьерасын күрсәтә. Әсәрнең төп герое Баязит исемле өлкән яшьтәге әдип. Аның янәшәсендә Пәри, аны рухландырып, кайвакыт кисәтеп торучы гомер юлын бергә узган Пәрие. Баязитның бу дөньялык белән хушлашыр вакыты җиткән икән. “Вөҗданым кушканча яшәдемме мин? Көчем җиттеме шуңа?..” Баязит әнә шул сорауларга җавап табарга тырыша. Язучы вөҗданы аның язган китапларында, бәхәс тә әсәрләрдәге образлар белән бара. Шулай итеп өченче яссылыктан үткәндәге образлар калкып чыга. Бизмәнгә сала башлагач, гел ал да гөл генә булмаган икән... төрлечә булган. Пәри бүген дә Баязитны тугры юлдан алып барырга тырыша.
Спектакль эчтәлеге әнә шундый гадәти булмаган бормаларга кереп китә. Режиссер Кеше, аның күңеле һәм үткәне арасында күперләр корырга омтыла. Фаил Ибраһимовның күңел төпкелләрендәге хисләрне уятырга омтылуы бу юлы да уңышлы булыр дип өметләнәбез.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|