|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2021 Криминал
Югары Суыксу авылында ике кеше мәетенә тап булганнарБүген иртәнге биштә Татарстанның Тукай районы Югары Суыксу авылында коры катнашмалар җитештерү предприятиесендә пычак белән кадап үтерелгән ике эшченең мәетенә юлыкканнар, дип яза Татар-информ. Фаҗига булган урынга район прокуроры Айрат Галимәрданов килгән. Мәрхүмнәрнең Мөслим районыннан килгән эшчеләр булуы ачыкланган. Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Тиздән әлеге җинаятьтә шикләнелгән кешенең эзенә төшкәннәр – ул Минзәлә районында яшәүче, шундый ук җинаять өчен моңарчы да хөкемгә тартылган ир-ат булып чыккан. Эшне тикшерүне күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.
--- |
Иң күп укылган
|