|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2021 Фаҗига
Югалган яшь ярымлык сабыйны 3 тәүлек эзләгәннәр17 августта Смоленск өлкәсенең Темкинский районындагы Шелуков авылында яшь ярымлык сабый кыз чыгып китеп югала. Аны 20 августта өйләренннән 4 км ераклыкта табалар. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Смоленск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте. Смоленск өлкәсендәге бер авылда 22 айлык Люданы әнисе дүрт яшьлек апасы белән уйнарга чыгара. Олы кыз сеңлесен ташлап китә, Люда апасы артыннан чабып карый, тик өлгерми һәм югала. Әти-әнисе баланы таба алмый. Баланы өч тәүлек узгач кына коткаручылар таба. Хәзер сабыйның гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Баланы волонтерлар эзли. Алар өйдән дүрт километр ераклыкка кадәр барып җитә. Өч тәүлек буена куе урманда адашып йөргән яшь ярымлык Люда табылгач, анасы аны күкрәгенә кыса.
Обнинск шәһәрендә яшәүче Кузиннар гаиләсе урман янында дача төзи. Быел җәен ике бала һәм әти-әнисе бирегә күченә. «Бик ачык һәм дустанә кешеләр», — ди күршеләре.
17 августта әни кеше күршегә — 500 метр ераклыкта урнашкан өйгә кереп китә. Люданы дүрт яшьлек апасы белән калдыра. Аннары олы кыз әнисе артыннан китеп бара. Люда апасы артыннан өлгерә алмый. Нәтиҗәдә сабый югала, җинаять эше ачыла.
Якындагы урманны җәяүләп барлап чыгалар, водолазлар сулыклардан эзли. 500 ләп кеше баланы эзләшә.
Люда өч тәүлектән соң урманда табыла. Ул аңында, волонтерлар кычкырган тавышка дәшә. Аның тәнендә черкиләр тешләгән урыннар бар. Аның гомеренә куркыныч ярамый, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|