|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2021 Шоу-бизнес
"Радик белән танышу бик кызык кына булды ул..."Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейның кәләше Инзилә Фәтхетдинова сөеклесе белән ничек танышуы турындагы серне социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ачкан. - Мин укыган вакытта мөстәкыйль булырга, акча эшләргә омтылдым. Нәкъ шул вакытта бала караучы булып эшләдем. Бик яхшы гаиләгә кызларны карарга урнашкан идем. Мин эшләгән йортка ике-өч тапкыр Радик килде. Соңгы тапкыр килгәндә, без аның белән якынрак аралаша башладык, - дип уртаклашкан кыз. Яшьләр никах укытып, экзотик илдә "баллы ай"ларын үткәрүгә дә бер ел узды. Бәхетләре дәвамлы, җимешле булсын иде яшьләрнең.
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|