|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2021 Шоу-бизнес
Айдар Галимов: "Берәр кайчан сөйләрмен"Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимов инстаграмга моңсу сторислар төшереп куйган. Ул узган атнаның бик авыр, сынаулы булуын хәбәр итә, бу турыда инстачыларга да берәр вакыт сөйләргә вәгъдә бирә. «Мине бу арада күпләрегез югалтты, ахры. Минем өчен борчылып торганыгызны да беләм. Соңгы атнада булганнарны мин берәр кайчан сөйләрмен, пост итеп куярмын, җыр яздырырмын, ә бәлки үземнең китабымда язармын… Бер якын дустым әйтмешли, яраларны төзәтәбез дә алга атлыйбыз», — ди Айдар Галимов. Җырчы инстадусларына беркайчан да өметләрен өзмәскә кушкан.
Фото:rsloboda-rt.ru
--- |
Иң күп укылган
|