|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2021 Авыл
“Элита”ның азык сыйфатын тикшерү лабораториясеннән ВИДЕОкүзәтү“Элита” җәмгыятенең хайваннарның азык сыйфатын тикшерү лабораториясе терлекләрнең нәрсә ашавын белергә ярдәм итә. Әлеге «NutriOpt» лабораториясе терлекләрне тукландыруның модульле системасы базасында хезмәт күрсәтә һәм «FOSS» NIRS DS 2500 анализаторында алынган төгәл анализларны үз эченә ала. “NutriOpt” чималның туклыклыгын билгели һәм NIR приборы белән үлчәү нәтиҗәләрен 50 елдан артык эш тәҗрибәсеннән алынган мәгълүмат базасы белән чагыштыра. NIRS DS2500 - азык һәм катнаш азык экспресс-анализаторы. Әлеге ышанычлы һәм төгәл прибор махсус сыйфатны һәм җитештерүне контрольдә тоту өчен эшләнгән. Чималда да, әзер комбиазыкларда да тиз һәм төгәл нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә.
--- |
Иң күп укылган
|