поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.11.2010 Җәмгыять

Ошамаса – эшләмә

Россия олигархлары халыкны таңнан алып караңгыга кадәр эшләтү ягында. Илнең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә җыена. Аларның теләге чынга ашса, атнага 60, ягъни көн саен 12шәр сәгать эшләргә туры киләчәк. Мондый шартлар белән килешмәүчеләрне исә эштән куу җиңелрәк булачак.

Хезмәт кодексына төзәтмәләрне Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең (РСЭБ) хезмәт базары буенча комитеты тәкъдим иткән. Аны исә олигарх Михаил Прохоров җитәкли. Әлбәттә, бу кеше акча эшләү юлларын күбебездән яхшырак белә. Әмма ул тәкъдим иткән үзгәрешләр эшче түгел, ә эшләтүченең мәнфәгатьләрен яклый. РСЭБның тәкъдимнәре Хезмәт кодексында чагылыш тапса, оешма җитәкчеләре атналык эш сәгатен 60ка җиткерә алачак. Әлбәттә, хезмәткәр үзе мондый шарт белән килешкән очракта. Әмма килешми кая барасың? Бүген эш табуы болай да кыен. Җитмәсә, яңа тәкъдимнәр гамәлгә керсә, эш бирүчеләр хезмәт килешүендәге шартларны үз белдеге белән дә үзгәртә алачак. Моңа кадәр андый үзгәрешләр оештыру һәм технология мәсьәләләре белән бәйле булырга мөмкин иде. Хәзер исә бу исемлеккә икътисадый сәбәпләрне дә өстәмәкчеләр. Шулай итеп, эш бирүче хезмәт хакын да киметергә мөмкин, инженердан гади эшчегә әверелү куркынычы да бар. Бүгенге кагыйдәләр буенча, оешма хезмәткәрләргә яңалыклар турында ике ай алдан хәбәр итәргә тиеш. РСЭБ исә бу вакытны бер айга кыскартырга тәкъдим итә.

 

Дөресен әйткәндә, күпләр, бигрәк тә яшьләр көненә 12 сәгать эшләүгә дә каршы булмас иде. Хезмәт хакы тиешенчә булса, әлбәттә. Әйтик, бүгенге шартлар буенча, кирәгеннән артык эшләгән кешегә беренче ике сәгать өчен 1,5, тагын да күбрәк тырышучыларга 2 тапкырга арттырып түләргә тиешләр. Ә инде атнага 60 сәгать эшләү кагыйдә буларак кабул ителсә, күбрәк акча эшләү мөмкинлеге үзеннән-үзе юкка чыга. Шуңа күрә РСЭБ тәкъдим иткән төзәтмәләрдә бу хакта бер сүз дә юк. Яшьләр дигәннән, үзгәрешләр белем эстәүчеләргә дә файда китермәячәк. Уку өчен ял аласың икән, вузга предприятие юлламасы буенча кергән студентларга гына акча түләнә. Калганнарга бер тиен дә эләкми. Ә инде эшкә яңа килүчеләр хезмәт килешүен билгеле бер вакыт саен яңартып торырга мәҗбүр булачак. Икенчесендә эш бирүче килешүне имзаламаска да мөмкин. Пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләр белән дә шундый ук килешүләр төзү тәкъдим ителә.

 

Бу – Прохоровның хезмәт кодексына беренче тапкыр гына үзгәреш тәкъдим итүе түгел инде. Шундый ук чакыруны ул апрель аенда ясаган иде. Олигарх фикеренчә, эшчеләрне эштән чыгару ысулларын җиңеләйтергә кирәк. Ул чактагы кебек, профсоюзлар бу юлы да каршылык белдерде. “Гамәлдәге хезмәт кодексын үзгәртүнең кирәге юк, – ди Татарстан профсоюзлары рәисе урынбасары Юрий Слепов. – Әлеге документ 2001 елдан бирле эшли. Кодексны камилләштерү буенча махсус комиссия бар. Ә инде ниндидер тәкъдимнәр ясала икән, башта аларны һәрьяклап тикшерергә кирәк. Әлбәттә, Прохоровның төзәтмәләре белән килешә алмыйбыз. Чөнки аның оешмасы бары тик акча эшләү турында гына кайгырта. Алар хезмәт җитештерүчәнлеген, ягъни нәтиҗәне арттырырга кирәклеген әйтә. Килешәм. Әмма моның өчен җиһазларны алмаштырырга, технологияләрне яңартырга кирәк. Тик бу зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә эш бирүчеләр нәтиҗәгә башка юл – эшчеләрне коллар кебек файдаланып ирешмәкче. Без ни өчен революциягә кадәрге заманнарда ук 8 сәгатьлек эш көне булсын дип көрәштек соң алайса? РСЭБ­ның бу тәкъдимнәрен Дәүләт Думасында яклау тапмас дип өметләнәм”. Дөрес, кайбер белгечләр фикеренчә, олигархлар мондый төзәтмәләрне юктан гына тәкъдим итми. Башта алар, чынга ашмасын белә торып, махсус рәвештә бәхәсле фикерләрне алга сөрә, ә аннары сатулашырга тотына. Ә аннары уртак фикер табарга тәкъдим итеп, профсоюзлар һәм канун чыгаручыларның чигенүенә өметләнә.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 224 | 03.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»