поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.08.2021 Җәмгыять

Самвел Оганян: «Әрмәннәрдә кызыл алма кәләшнең сафлыгын аңлата»

Самвел безгә әрмән халкының оста төзүчеләр булуы, йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Үзен дә бит безнең якларга нәкъ менә төзүче булуы китергән. Мөслимдә гаиләсе белән 2004 елдан бирле яши. Әрмән халкы элек авылларда күбрәк яшәсә, хәзер әкренләп шартларга кызыгып, район үзәгенә күченә башлаган.

– 1995 елларда әти белән Татарстанга  акча эшләргә килгән идек. Республиканың төрле шәһәр, районнарында барган төзелешләрдә катнаштык. Бөгелмәдә берьюлы өч фатирны төзекләндергән чаклар да булды. Бер-ике ай эшлибез дә кайтып китәбез. Болай йөрү берзаман туйдырды. Юлга да акча күп китә бит. Сөйгәнемә – әрмән кызы Анушка  өйләндем.  Башта Сарманда, аннан Мөслим районының Шуганка авылында яшәдек. Хәзер Мөслим үзәгендә бик матур итеп өй салдык. Монда минем туганнарым, абыйларым да яши. 87 яшьлек Шушаник әбиебез дә абыебыз, ягъни улы гаиләсендә  тәрбияләнә. Районнар арасында иң күп әрмәннәр Мөслимдә төпләнгән дип беләм. Бер-беребезне бервакытта да авыр чакта ташламыйбыз, – ди әрмәннәр диаспорасы җитәкчесе.
 
Самвел  «Омегастрой» төзелеш фирмасын җитәкли. Аның әйтүенчә, әрмәннәр арасында оста төзүчеләр бик күп. Балта, чүкеч, оста куллар… Менә шулар эшле итә. Мөслимдә күбесе төзелештә хезмәт куя.
 
Быел кызлары  Анаит – 11 нче, уллары Артем 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. Анаит – Казан медицина университетына, Артем КАИ техникумына  укырга керергә җыена.
 
– Бездә баланың үзен генә еракка җибәрү гадәте юк. Алар белән хатыным да шәһәргә китәчәк. Ануш болай да өйдә бала тәрбияләү белән мәшгуль. Әнием белән авылда калабыз. Кызыма Ереванга  укырга барырга тәкъдим иткән идем, риза булмады. Әтинең бөерләре авырта башлагач, кызым укол кадады. Бабасы: «Кызым, минем сине ак халаттан  күрәсем килә», – диде. Менә шунда табиб булырга вәгъдә биргән. Хәзер инде  әтием вафат, –ди гаилә башлыгы.
 
Әрмән халкы өчен әти-әнидән дә зуррак нәрсә юк.  Самвелның әтисе үлгәч, аның васыяте буенча Әрмәнстанда җирләгәннәр. «Елга ике тапкыр барам, әти  җитми җанга. Без гаиләдә – өчәү.  Ике сеңлем дә  шунда яши, кунакка кайталар. Әниемне дә бик яратам», – ди ул
 
Гореф-гадәтләр дә бик күп булып чыкты. Мөслимдә яшәсәләр дә, аларны үтәргә тырышалар. Төп бәйрәмнәре – Вардавар. Бездәге чүлмәнчек кебек бу. Эссе көннәрнең берсендә (билгеле көне бар) бер-берсенә су сибешеп уйныйлар. Урамда кемне күрәләр, шуны  коендыралар. Бу – ил-көнгә муллык, иминлек теләү йоласы. Әлеге бәйрәм Әрмәнстанның төрле шәһәр һәм авылларында уза. Читтә яшәүче милләттәшләре анда махсус кайта. Табынга  милли ризыклар әзерлиләр. Среди украинских букмекерских контор выделяется melbet с крайне позитивными отзывами игроков .
 
– Туй мәҗлесләренә дә игътибар зур. Атна буе үтә дисәң дә була. Башта яшьләр җыелыша, икенче көнне лаваш пешерәләр, өченчесендә  терлек суялар, дүртенчесендә туй гөрли, бишенчесендә тагын бәйрәм. Алтынчысында – «кызыл алма» көне. Туйдан соң кияүнең туганнары кәләшнең әти-әнисе йортына иртән үк кызыл алма алып килә. Бу кәләшнең сафлыгын аңлата, – ди Самвел. –  Атна ахырында өйләргә таралышабыз. Бездә исерү күренешләре юк, кабымлыклар күп ашыйбыз чөнки. Әрмән туена шаһит итеп, озак еллар матур гомер кичергән парларны чакыралар. Алар  яшь гаилә өчен гомер буена җаваплы. Йолаларыбыз да бик күркәм, әрмәннәр үзләре дә – бик ачык, кунакчыл, ярдәмчел халык.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»