поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.08.2021 Шоу-бизнес

“Күрмәсәм дә, тормышымнан бик канәгать”

Җырчы Альбина АБРАМОВА 3 яшьтән җырлый. "Күрмәвем бер эшемә дә киртә түгел. Күңел биреп башкарганда, барысына әкренләп ирешеп була. Юлымда да гел яхшы кешеләр очрый", — ди Альбина.

— Быел Казан дәүләт мәдәният институтында магистратура тәмамладым. Кызыл диплом алдым. Бу — тормышымда зур җиңүләрнең берсе. IV сыйныфта ук, киләчәгемне җыр, иҗат белән бәйләячәкмен, дип үземә сүз бирдем. Хәзер мин — профессиональ җырчы. Төрле концертларда катнаштым. Вадим Захаров төркемендә эшләдем. Җырлар да язам.
 
“ИҖАТНЫ ЧИТКӘ КУЙМЫЙБЫЗ”
 
Альбина нибары 1,3 кг авырлыкта, 6 айлык булып туа. Тиешле авырлык җыю өчен, аны махсус аппаратка кертәләр. Тик кирәгеннән озаграк тоту, артыграк кислород җибәрү сәбәпле, Альбинаның күз клетчаткалары яна. Табибларның саксызлыгы аны гомерлеккә күрү бәхетеннән мәхрүм итә. Әти-әнисенә, буласы булган дип, килешүдән башка юл калмый, судлашып йөрмиләр. Альбинага күп операция ясатырга туры килә. Әмма берсе дә булышмый. Шулай да ул өметен өзми.
 
— Альбина, күптән түгел әни булу бәхетенә ирештең. Бәби үсәме?
— Кызыбызга өч ай булды. Гөлсирин дип исем куштык. Күбрәк әтисенә охшаган, минем чалымнар да бар. Аллага шөкер, кызыбыз сау-сәламәт туды. Беренче айда гына бераз авыррак булды, төннәрен йокламый иде. Хәзер тынычланды, тәмләп йоклый. Күкрәк сөте ашатам. Баланы карауда төп терәгем — әти-әнием. Мең рәхмәт аларга! Их, иң якын кешеләремнең бер тапкыр булса да йөзләрен күрә алсам иде, дим. Барыбыз бергә яшибез. Бәби кечкенә булса да, ара-тирә чыгыш ясарга баргалыйм. Чөнки сәхнәдән озакка югалырга ярамый. Иҗатны читкә куймыйбыз, дүрт клип төшердек. Продюсер эшләре дә әтием җилкәсендә. Һәммәсен бергә алып барабыз.
 
— Гаилә тормышы ничек соң, Альбина?
— Ирем Рөстәм Якутиядән. Туган ягына кайтып китте. Әлегә шунда эшли.
— Рөстәм белән ничек таныштыгыз?
— Ул миннән 10 яшькә олы. Әмма моңа артык игътибар бирмәдем. Ватсапта мөмкинлеге чикле кешеләр өчен ачылган “Ике йөрәк” дип аталган махсус төркем бар. Шунда таныштык. Бер елга якын аралашкач, никах укыттык.
— Ул да күрү бәхетеннән мәхрүм, әйеме?
— Әйе. Әмма икебезнең ике төрле диагноз. Мин ут һәм кояш яктысын гына күрәм. Ул ерактан күрә, якыннан — юк.
— Кайчан сөйләшсәк тә, зарланганыңны ишеткәнем юк. Гел шат күңелле, алга барасың. Син тормыштан канәгатьме?
— Аллага шөкер! Күрмим дип елап утырганым юк. Мин бик бәхетле. Әти-әнием, дусларым, туганнарым янымда. Иң зур бәхетем — әни булу рәхәтен татыдым. Аллаһы Тәгаләмә барысы өчен дә мең рәхмәтлемен!
 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.08.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»