поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.08.2021 Авыл

Халык аптырашта – бәрәңгегә ни булган? (ВИДЕО)

Эссе җәйнең тагын бер галәмәте – җир астындагы яңа бәрәңгеләрнең үрентеләре барлыкка килгән. Илле алты еллык җир белән эшләү тәҗрибәсе булган Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗановка халык шул турыда борчылып яза башлагач, ул да үзенең бәрәңгеләрен казып караган.

Сүз уңаеннан: Мөхәррәм абый Буа районының Яңа Тинчәле авылының легендар колхоз рәисе. Лаеклы ялда бакча эшләре белән мәшгуль. Инстаграмдагы сәхифәсендә үзенең тормышы, хезмәт юлы белән бәйле тарихи истәлекләрне барлый. Бакчачыларга киңәшләрен дә биреп бара. Бу юлы да халыктан килгән сорауларга битараф калмаган иде.

Мөхәррәм абый әйтүенчә, 2010 елның җәендә дә шундый ук хәл күзәтелгән булган.
 
– Кайбер бәрәңгеләрдә чынлап та үрентеләр күренә, хәтта яшел яфраклары да чыга башлаган. Бөтен районнарда да шул хәл дип әйтеп булмыйдыр, төрле җирдә туфрак төрлечә өлгерә һәм бәрәңге утырту вакыты шуңа карап көйләнә. Аннары безнең якларда туфрак та кара. Казан арты яклары белән чагыштырганда, без гомер буена бәрәңгене дә атна-ун көнгә иртәрәк чәчәбез. Быел 28 апрельдә үк утырттык. Җәй коры килде, көннәр дә һаман эссе тора. Аномаль һава торышы аркасында, бәрәңге дә икенче тапкыр уңыш бирергә омтыла. Бәрәңге алырга әле 20-25 көн бар. Сабакларын чабып атып булмый, чөнки алар әле ямь-яшел булып утыра. Үсеп бетмәгән бәрәңгеләре дә дә бар әле. Көзгә бәрәңге алганда, үрентесе булганнарны чәчүлеккә калдырырга киңәш итмим, үргән сабакларын сындырып атып, ашауга тотыгыз яки терлекләргә бирегез. Черемичә кыш чыгар дип фаразласак та, бер сабак чыгарган күздән яңа үсенте булмаячак, – ди ул.
 
Мөхәррәм абый үзе икенче бер вариантны да кулланып карарга җыена. Алар яңа бәрәңгене 20 июньнән үк ашыйлар икән инде. Ашау өчен, балаларга да биреп җибәрү өчен казып алганда чыккан үрентеле бәрәңгеләрне суганнан бушап калган түтәлгә утыртырга булганнар. Октябрь башына алар 30-40 граммлы булып үсәргә өлгерәчәк һәм чәчүлек өчен менә дигән материал да булачак икән.
 
– Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар шулай эшли дә дип беләм. Чөнки чиста бәрәңге орлыгы үстерү технологиясе җәй уртасында бәрәңге утыртуга нигезләнгән. Бер төптән ун-унике бәрәңге чыга, сайлап чүплисе дә юк. Барысын да чәчүлеккә салып куясың, – ди тәҗрибәле агроном.
 
Быел яңгырлар булмагач, бәрәңге уңышы начар булыр дип борчыла халык. Киләсе ел өчен булса да, Мөхәррәм абый бер киңәшен бирде. Корылыкка чыдам “Ажур” сортлы бәрәңге утыртырга кушты ул. Берничә төрле сортны сынаганнан соң, үзе шул сортны гына калдырган.
 
 


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»