|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Аш-су
ДИЛБӘР: «БЕР ПИЦЦА МИҢА КӨНЕ БУЕ ЙӨРЕРГӘ ҖИТӘ»Дилбәр — “Яңа гасыр”ның иң тугры хезмәткәре. Көндез аның ягымлы тавышын радиодан, кичке якта телевизордан татарча сериал караганда ишетәбез. Ашарга әзерләү турында сорагач, көлеп, Дилбәр бомжатник ашый дип яз, диде. Тиз әзерләнә торган вермишель турында әйтүе икән. Тәүлегенә 14-15 сәгать эшләп, ашарга пешерергә вакыты калмый аның. — Эштән кайтышлый берәр яхшы супермаркетка керәм дә, күңелемә хуш килгән ризыкларны сатып алып, машинама төйим. Аеруча салат, күзикмәк ошый, — дип сөйләде Дилбәр. — Тагын нинди ризыкларны үз итәсең? — Яшелчә салаты, кәбестәле аш, тозлы кәбестә бик яратам. Элек кабып та карамаган кызыл чөгендер, кабак, борчак ашын ашый башладым. Кефир эчәм. — Дилбәр, ашарга пешерергә кем өйрәтте? — Абый. Без гаиләдә өч бала. Мин — төпчек. Уртанчы абыем пешеренергә бик оста. Ит шуның кадәр кайный, аш шул вакыт эчендә пешеп чыга, дип әйтә иде. Башта гел сәгатькә карап пешердем. Газ плитәсендәге кәстрүлне ачып карарга буем җитмәгәч, урындыкка баса идем. Без, авыл балалары, токмачлы аш, бәрәңге ашап үстек. Хәзер, Аллага шөкер, кибеттә бөтен нәрсә бар, эх, шул ризыкны татып карыйсы иде дигән теләк юк. — Вакытың булганда өйдә нәрсәләр әзерлисең? — Файдалы дип, духовкада чикмәнле бәрәңге пешерәм. Бөтен витамины кабыгында бит. Соңыннан аны әрчеп, шуңа бераз тоз сибеп, майга манып ашыйбыз. Мин пешергән өчпочмак, каз бәлешен, каймаклы пирог, бишбармакны бик тәмле диләр. Тагын телеңне йотарлык итеп балык кыздыра беләм. Аеруча корбан тәмле була. Горбушаны чистартам да, эре кисәкләп турыйм. Аның эченә эре угычтан уылган кишер һәм суган турап салам. Өстенә майонез сылыйм. Бервакыт бавыр сатып алдым. Аны үзенчәлекле итеп пешерәсем килде. Табага бераз май, су, бәрәңге, кишер, болгар борычы, суган, сарымсак ваклап салдым. Лавр яфрагы өстәдем, ахырдан бавырны турап салып, берничә минут пешереп алдым. Өйдә чакта гына ләззәтләнеп ашый алам. — Кызың Акйолдыз нинди рецептлар белә? — Аның фантазиясе бай. Мин эштән кайтуга әллә нинди үзенчәлекле ризыклар пешереп куя. — Аңа ничә яшь? — 17. Театр училищесының III курсында укый. “Курай” радиосында эшли. — Эшкә үзең белән ашарга алып килмисеңме? — Банкир (банка белән эшкә ашарга ташучы) буласым килми (көлә). Гадәттә, эфирдан чыккач, иртәнге сәгать унберенче яртыларда хезмәттәшем Фаил Гыймадов белән пиццериягә барабыз. Бер пицца миңа көне буе йөрергә җитә. — Менә сиңа диета диген. — Кайчак инглиз диетасын тотам. — Ул нинди диета? — Беренче ике көндә көн дәвамында 1 литр сөт яки кефир, 1 стакан томат согы һәм ике сынык кара ипи ашыйсың. Бу ач тору көннәре дип атала. Аксымлы ике көндә иртәнге ашка 1 стакан кофе, бер сынык кара ипи, 1-2 чәй кашыгы атланмай, бал кабарга кирәк. Төш вакытында 1 стакан ит яки балык шулпасы, 100 г ит яисә балык, аның янына пешкән яшел борчак куярга мөмкин. Бер сынык кара ипи ашарга кирәк. Төштән соң 1 стакан сөт яки бал белән чәй эчәргә рөхсәт ителә. Кичке ашка (сәгать җидедән дә соң табын артына утырмаска) бер кисәк пешкән балык яисә ит, майсыз ветчина, 2 йомырка, 50 г сыр, 1 стакан кефир белән бер сынык кара ипи каралган. Яшелчәле ике көндә иртән 2 алма, төш вакытында итсез, каймаксыз яшелчә ашы (ашка үсемлек мае салырга ярый), бер сынык кара ипи, берәр төрле салат яки винегрет (винегретка бәрәңге кушылырга тиеш түгел), парда пешкән кәбестә, фарш тутырылган болгар борычы яки пешкән кишер ашарга кирәк. Төштән соң җиләк-җимеш, кичке ашка салат, бер сынык кара ипи һәм бал белән 1 стакан чәй эчәргә мөмкин. Ач тору көннәре кабатланмый. Аксымлы һәм яшелчәле көннәрне чиратлаштырырга. Бу диетаны тиешенчь тотсаң (барлыгы 20 көн), 12-15 кг га кадәр ябыгырга мөмкин. — Түзеп буламы? — Ураза тотып өйрәнгәч, ач тору авыр түгел. Ураза вакытында ябыгып булмый, чөнки син аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тотасың. Көн дәвамында ач торсаң да, үзеңне рәхәт хис итәсең. Диетада утыру күпкә авыррак. Шунысы бар: соңыннан җиңеләеп каласың. Үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләр өчен дә диета тоту яхшы нәрсә. — Спортзалга йөрисеңме? — Йөрергә тырышам, бигрәк тә диета тотканда. Чөнки андый вакытта тагын да тизрәк ябыгасың. — Кышкылыкка нәрсәләр әзерләдең? — Элек кыяр тозлый, салат ясый идем. Хәзер чиядән компот кына ясап куям. — Җәй көне дару үләннәре җыясыңмы? — Элек карлыган, җиләк яфрагы, мәтрүшкә киптерә идем, хәзер зәңгәр мәтрүшкәне базарда әбиләрдән сатып алам. Бер стаканга 1 чәй кашыгы бал, бераз зәңгәр мәтрүшкә салам, шуңа кайнаган сөт өстим. Ул тавыш ярылары өчен бик яхшы. Быел Кара диңгез буена барып салкын тидердем, шуны эчеп терелдем. Табибларга йөрергә яратмыйм. Кеше елга бер тапкыр авырырга тиеш дип, бер китаптан укыган идем. — Дилбәр, 24 ноябрьдә туган көнең. Үткәрәсеңме? — Яшьрәк вакытта ел саен гомер бәйрәмемне билгели идек. Хәзер аңа исем китми. Быел, бәлки, дуслар белән берәр ресторанга барып утырырбыз. Ай дәвамында туган көн белән тәбрик итәләр. Тамашачылар да шалтыратып котлый. — Бүләк көтәсеңме? — Юк. Минем өчен иң зур бүләк — кызым.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|