|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2021 Фаҗига
Кәләш туеннан соң һәлак булганАКШның Юта штатында яшәүче 26 яшьлек Анжелика Дхондуп (Angelica Dhondup) туеннан соң берничә сәгать үткәч, юл һәлакәтендә үлгән. Узган атна җомгасында, 6 августта, ул кияүгә чыккан. Тантанадан соң ул 20 яшьлек энесе белән туй бүләкләрен өйгә илтеп куярга уйлаган. Апалы-энеле шоссега чыккач, алар каршысына кисәк кенә пикап килеп чыккан. Капма-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә Дхондуп шунда ук һәлак булган. Юлдан узучы бер водитель аларга ярдәм итәргә дип туктаган. Шуны гына көткәндәй пикап водителе бу кеше машинасына утырып качкан. Полиция мәгълүматларына ярашлы, пикап руле артында Манауре Гонсалес-Реа утырган булган.
Мәрхүмә кәләшнең туганнары җирләү эшләре, торак арендалау һәм Дхондупның балалары (аның ике улы калган) ихтыяҗлары өчен акчалар җыюны оештырган.
“Кияүдә булуына 24 сәгать тә үтмәде. Ә инде үзеннән соң тол ирен, ике улын һәм кыз баланы калдырып китте (1 атнадан аны кызлыкка алырга җыенган булган). Моңа ышануы мөмкин түгел”, – диләр Дхондупның туганнары.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|