|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Дәваханә реанимациясендә берьюлы 9 кеше үлгәнТөньяк Осетиянең Владикавказ шәһәрендәге республика ашыгыч ярдәм клиник дәваханәсендә авыруларга кислород таратучы торба шартлавы аркасында 9 кеше үлгән. Барысының да авария сәбәпле килеп туган кискен кислород җитешмәү аркасында гомереләре өзелгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, системаның сафтан чыгуын төзәтәләр. Әлеге вакытта пациентлар резерв кислород баллоннардан кислород белән тәэмин ителә.
Кислород станциясендәге авария дәваханәдә җир астындагы торба шартлавы аркасында килеп чыккан. Бу хакта республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Меняйло сөйли.
“Чынында җир астындагы резервуар аша кислород таратучы торба шартлаган, нәтиҗәдә авыруларга кислород килми башлаган”, – ди Меняйло.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 9 авугст иртәсендә дәваханәдә 651 пациент булган.
308 пациент рәсми теркәлгән коронавирус белән бирегә салынган, шуларның 13е ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.
Бик аянычлы инде. Хастаханәгә арытаба яшәү өмете белән, тереләм, аякка басам дип киләсең. Ә ниндидер көтелмәгән хәл ничәмә кеше гомерләрен өзгән, ничәмә кешене ятим калдырган. Ходай күрсәтмәсен.
--- |
Иң күп укылган
|