поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2021 Авыл

"Кортлар эссегә чыдый алмагач, ояларны акка буйый башладык"

Бу арада умартачыларның тыгыз эш вакыты: бал алу сезоны башланды. Кызу җәйдә бал уңышы ниндирәк икән, бал кортлары эсселекне ничек кичергән? Шулар хакында Питрәч районы Пимәр авылында күпләп умарта асраучы, шушы эштә 20 елдан артык тәҗрибәсе булган Мансур Фәйзуллин белән сөйләштек.

— Мансур абый, быелгы кызу җәй бал кортлары өчен дә сынау булдымы?

— Артык эсседә оялардагы рамнар өзелде. Оя өстендә калай булгач, оялар шактый кызды, өсләренә үләннәр, пенопласт куеп торырга туры килде, ояны җилләтү өчен тишекләр ачтык. Ак ояларда гына артык эссе булмады. Ә зәңгәр, яшел кебек караңгырак төстәгеләрендәге бал кортларына авырга туры килде. Хәзер ояларның барысын да акка буярга исәп.
 
— Бал кортлары авырмасын өчен нинди чаралар кулланасыз?
 
— Иң нәтиҗәлесе — селекция ысулы. Чиргә бирешә торганнарын бетереп, чыдамрак гаиләләрне үрчетәбез. Умартачылык кибетләренә керсәң, анда нинди генә дару сатылмый! Шәхсән үзем бал кортларына дару бирү яклы түгел. Чөнки антибиотик соңыннан балда да табыла. Тикшерүләр үткәреп, антибиотиклы балны сатып алмыйча, кире бору очраклары да була. Мәсәлән, нозематоз (бал кортларының эче китү) авыруын дәвалауда “Метронидазол” еш кулланыла. Ул балавызда да кала хәтта. Мондый химик препаратлар кулланганчы, авыру ояны юк итү яхшырак дип саныйм. Язын умартаны ачкач, зәгыйфь, авыру оялар булса, алар күренә. Чирне башка ояларга күчермәсеннәр өчен, авыру кортларны юк итәргә кирәк.
 
Дәвалауның антибиотик кулланмый торган башка чаралары да бар. Мәсәлән, варроатозны алыйк. Ул күзәтелгәндә, бал кортлары бетли. Кортларның бу чиргә дучар булу-булмавын түбәндәге ысул белән тикшерергә мөмкин: 1 оядан 100 корт аласың һәм аларны кайнар суга саласың. Бетләре булса, савытның төбенә төшәләр, аларны күрергә мөмкин. Ничә бет төшсә, димәк, ояда шулкадәр процент бетләү бар дигән сүз. Варроатоз белән көрәшүдә кузгалак кислотасы киң кулланыла башлады. Аны сублиматорга билгеле бер күләмдә саласың һәм ул парга әйләнгәч, кырмыска кислотасына әверелә. Шушы кислота бетләрне үтерергә сәләтле. Әмма дозасын белеп кулланырга кирәк, чамасыннан артык китсә, бал кортлары үләргә мөмкин.
 
Нозематоз авыруы күзәтелгәндә яки әлеге чирдән профилактика максатында халык медицинасы чараларыннан файдаланам. Ярдәмгә әрем төнәтмәсе килә. Аны башта аракыга салып төнәтәсе, аннары су белән сыекланган балга кушып, һәр ояга өләшеп чыгасы. Моны язын һәм көзен эшләргә була.

— Быел бал бәясен ничегрәк куйдыгыз?
 
— Умартачылар белән сөйләшеп, узган елгы бәяне калдырырга уйладык. 3 литрлы банканы 1300 сумга сатабыз. Әле узган елгы бал да бетмәде, ел әйләнәсе сатабыз, кышын күпләп алып китүчеләр дә бар.
 
— Балны ничек сакларга?
 
— Кояш төшми торган, караңгырак урынга куеп, пыяла савытта саклау яхшы. Бер җылы урынга, бер салкынга кую балның сыйфатын начарайта. Балны умарта өендә тотам, анда һава температурасы кышын +2, җәен +10 оС була. Шушы шартларда балны берничә ел сакларга мөмкин.
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 08.08.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»