|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2021 Криминал
Татарстанда балаларга таяк белән кизәнгән тәрбиячене эшеннән азат иткәннәрКичә социаль челтәрләрдә Яшел Үзәннең «Радуга» балалар бакчасында төшерелгән видео чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, ишегалдында йөргәндә тәрбияче сабыйларга таяк белән кизәнә һәм аларны куркыта. Яшел Үзән районы матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, әлеге видео чыкканнан соң тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, әлеге хезмәткәрне төп педагог ялда вакытта 15 июньдә ашыгыч килешү буенча эшкә алулары ачыкланган. 4 августта тәрбияче белән төзелгән килешүне өзгәннәр.
«Күзәтү ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклаячак һәм белем бирү оешмасы хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Моннан тыш, тәрбиячене үз теләге буенча эштән азат итүнең законлымы-түгелме икәнлеге тикшереләчәк», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|