поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.11.2010 «100 ел элек»

«Матбугат.ру»да яңа проект: Казан нәкъ 100 ел элек

Бүгеннән сайтыбызда яңа сәхифә эшли башлый. Казаныбыз төп-төгәл 100 ел элек ничек яшәгән? Матбугат ниләр язган? Саргайган газет битләреннән алынган хәбәрләр сезне ерак һәм шул ук вакытта бик үк ерак булмаган тарихка сәяхәт иттерер. Хәбәрләр көне-көнгә, атнасы-атнага бирелеп барыр дип көтелә. Рәхим итегез.

 

 

 

 

 

 

Татарча театр

1910 сәнә (ел) 5 нче ноябрьдә җомга көн Новый клуб залында “Сәяр” труппа артистлары тарафыннан әдипләребездән Галиәсгар Камал әфәнденең әдәбиятка хидмәт кыла башлаганына ун ел тулу мөнәсәбәте илә аның шәрифенә (хөрмәтенә) буларак мәшһүр вә гүзәл әсәрләреннән “Бәхетсез егет” нам (исемле) 5 пәрдәлек драмасы илә “Бүләк өчен” нам  бер пәрдәлек комедиясе тамашага куелачак.

Йолдыз. – 1910. - № 605. – 2 ноябрь. 

Кызлар мәктәбе

Яңа бистәдә Габделкаюм хәзрәт мәхәлләсенең кызлар мәктәбе Габделханнан Заманов йортына күчерелеп беренче ноябрьдә дәресләре башланды.  

Китапханәи исламия

Китапханәи исламиягә узган октябрь эчендә 1851 кеше моталәгадә (укуда) булындылар.

Йолдыз. – 1910. -  № 606. – 4 ноябрь. 

Музыка кичәсе

Бүген якшәмбе 7 нче ноябрьдә кич 8 сәгать ярымда Шәрык клубы залында (Большой Праломный (хәзерге Бауман) урамда озын чиркәүгә каршы Кузнецкий йортында) бу елгы сезонда беренче мәртәбә Исмагыйль Гали Әкбәров тәхете риясәтендә (җитәкчелегендә) музыка кичәсе булачактыр. Бу кичәдә пианино, мондалина һәм скрипкада струнный оркестрлар милли һәм рус көйләре уйнаячаклар.

Урын бәһаләре: 1-5 рәтләр 55 тиен, башка рәтләр 45 тиен. Әмма әгъзалардан благотварительный сбор өчен 3 тиен алыныр.

Клуб идарәсе.

Йолдыз. – 1910. - № 607. – 7 ноябрь.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 02.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»