|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2021 Бәйге
"Туган авылым аккаунтын күптән булдырасым килеп йөри идем, кул җитмәде, "Блогер.Татар" бәйгесе яхшы форсат тудырды"Исегезгә төшерәбез: Икенче «Блогер.Татар» бәйгесе авылларга багышлана - 10 җиңүче 20шәр мең сум отачак. Туган авылларын бар дөньяга танытып, акчалата бүләк отасы килүче блогерлардан 31 августка кадәр кызыклы, үзенчәлекле эшләр кабул итәбез. Бер шатлыклы хәбәребез бар. Укучыларыбызның берсе нәкъ менә безнең бәйге турында ишетеп үзенең авылының аккаунтын булдырган. "Туган авылым аккаунтын күптән булдырасым килеп йөри идем, кул җитмәде, "Блогер.Татар" бәйгесе яхшы форсат тудырды", - ди Илмира Муфтахова. Хәзер ул Азнакай районы Урманай авылына багышланган төркем алып бара. Хәзерге вакытта Илмира гаиләсе белән Әлмәттә яши икән.
Илмира Муфтахова һөнәре буенча укытучы-филолог, психолог. Ләкин блогерлык өлкәсе дә аңа чит түгел, иҗади бәйгеләрдә һәрвакыт бик теләп катнашуы турында сөйләде ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Әти-әнисе, ире бу эшен хуплап, ике кечкенә улы да илһамландырып, зур көч биреп торуын яшерми. Авылдашларының рәхмәт сүзләре дә алга таба эшләргә рухландырып тора икән. Бәйгедә катнашучыларга теләкләрен дә әйтте Илмира:
"Блогер.Татар" бәйгесендә катнашу уңаеннан Илмираны инде "ТНВ" каналының "Таяну ноктасы" тапшыруына да чакырганнар. 4 август көнне күрсәтәчәкләр. Катнашыгыз! Һәркайсыгыз катнашыгыз. Бәйгенең бөтен шартлары Bloger.tatar сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|