поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.07.2021 Хәйрия

Бөтен гомерен игелек кылуга багышлаган Әсгать Галимҗановка 85 яшь тулыр иде

Бөтен гомерен бары тик игелек кылуга багышлаган Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов быел дөньяга аваз салуының 85 еллыгын билгеләп үткән булыр иде. Аның бакыйлыкка күчүенә дә инде биш ел. Казан Кремле янында үзе исән чагында — 2008 елның 30 августында Республика көнендә куелган һәйкәл яныннан халык өзелми. Бу хәйриячебезгә олы ихтирам, хөрмәт билгесе.

Дөньясында бердән-бер

 
Ул гомере буе ятим балаларга ярдәм итә алуына шатланып яшәде. «Аяк-кулларым йөреп торганда бу гамәлемнән ваз кичмәячәкмен», — дия торган иде. Шулай булды да.
 
Әле күптән түгел генә Әсгать Галимҗановың изге гамәлләре турында «Изге җан. Лучший из нас» дип исемләнгән саллы китап дөнья күрде. Ул Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә нәшер ителгән. Проектның җитәкчесе — Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Төзүче-мөхәррирләре Габделбәр Ризванов, Розалина Мусабирова, Нурсөя Шәйдуллина.
 
Әйе, Әсгать Галимҗан улы үзенең изге эшләре белән илебез тарихында бернигә дә тиңләп булмый торган якты эз калдырды, күңелләрдә аның белән бәйле һич онытылмас хатирәләр саклана.
 
Якташ абый
 
Минем Биектау районының «Урак һәм чүкеч» колхозында рәис булып эшләгән вакытым иде. Район авыл хуҗалыгы ида­рәсеннән чылтыратып, хуҗалыкка Казаннан бер кунак киләчәген хәбәр иттеләр. Кунак дигәннәре Әсгать абый Галимҗанов икән. Аның игелекле гамәлләре турында белә идек инде, мин үзем дә ях­шы хәбәрдар. Кунагыбыз озак көттермәде килде: кирза итекләрдән, өстендә җиңелчә плащ, башында күн фуражка. Бу кыяфәттә минем аны Казан урамнарында күргәнем бар иде инде: бу юлы аты белән арбасы гына юк. Ул килеп керүгә үк:
 
— Исәнмесез, якташ абый, — дип кул суздым.
 
Кунагым бераз аптырап калды, аннан «Болай булгач эш уңа икән», — дип әйтеп куйды.
 
— Әсгать абый, ни йомыш соң?
 
— Йомыш диеп... Симертү өчен яшь мал кирәк иде. Терлек асрарга урыным бар, энем белән улым, кызым һәм дә үзем аларны тәрбияләргә әзербез. Симертү өчен бозаулар, йә булмаса дуңгызлар бирә алмассыңмы? Райондагылар киңәш иткәч килдем монда.
 
Аннан Әсгать абый аның белән ни дәрәҗәдә якташ булуыбыз белән кызыксынды.
 
— Мин Буаныкы. Кайтканда-киткәндә Апас юл өстендә кала ич, Казаннан бер тарафка юл чыккач, якташ булабыз инде, — дидем мин.
 
— Якташның да ниндие генә әле. Буа да Апас кебек үк якын миңа. Буада бик тырыш, игелекле халык яши, — дип салпы якка салам кыстырып та алды.
 
Хуҗалыкта терлекләр күпләп асрала иде, урыннарның тыгыз вакытлары да булгалап торды. Әсгать абыйның алдан сизгән кебек нәкъ шул вакытка туры килүен әйтегез әле?!
 
Икенче көнне үк Әсгать абыйның Казандагы үзәк базар янәшәсендәге утарына унбиш бозау илттек. Абзыебыз и-и сө­енде, и сөенде... «Колхоз базарында күпме ризык әрәм була, мин шуларны җыеп хайваннарга ашатам», — дип сөйләде Әсгать абый. — Симерткәч ит комбинатына тапшырабыз, акчасының урыны билгеле инде».
 
— Малларны ит комбинатына да үзебез илтербез, — дип ышандырдым.
 
Һәм менә терлекләрне комбинатка илтер вакыт та җитте. Бергәләп бардык. Терлекләр кимендә 410-420 килограмм авырлыкта иде. Акчасы колхоз кассасына күчерелде, терлек симертүгә тотылган беренче чыгымнар исәп­ләнеп, шулай ук колхоз кассасында калды, симертүчеләргә исә үз өлеш­ләре бирелде. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Озак та үтмәде игелек иясе Әсгать абый Галимҗановның ятим балалар йортына машина ачкычлары тапшыруы турында хәбәр килде.
 
Әсгать абый белән эшчәнлекне без тагын, тагын кабатладык. Әсгать абый чыгымнардан бары тик үзенә тиешлесен генә алды һәм анысын да ятим балалар йортларына акчалата түгел, машиналата тапшыра иде. «Акчаны юкка-барга әрәм-шәрәм итүләре бар, машина ул һәркемнең күз алдында», — дип әйтүе дә хәтердә. Якташ абый бик мәрхәмәтле, изге җан иде.
 
Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә күчкәч тә Әсгать абый белән элемтәләр ныгыганнан-ныгый барды. Монда шул вакытта министр вазифасында булган Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинның да өлеше зур булды, министрыбыз Әсгать абыйның игелекле хезмәтен тирәнтен аңлап, мөмкин кадәренчә булышлык күрсәтте, башкаларга үрнәк итеп куйды.
 
Әсгать абый милләтебезнең горурлыгы, Татарстаныбызның мактанычы ул. Һәм гомумән, җир йөзендә ул бер генә. Аның һәр игелекле гамәленә тирән һәм изге мәгънә салынган.
 
Аның гамәлләрен беренче карашка аңлап та бетереп булмый кебек. Үзе исә бик гади итеп: «Мин бит аяк астында аунап ятучы байлыкны җыештырам да, шуннан килгән акчаны ятимнәргә өләшәм», — дип әйтергә ярата иде. Әсгать абый милләтебезнең мактаны­чы, горурлыгы.
 
Марс АЛИЕВ, Татарстан агросәнәгате ветераннар Советы рәисе.
 
Ул уйнады, мин җырладым
 
Әсгать абыйны концертыма чакырган идем. Ни сәбәптәндер килә алмады. Көннәрдән беркөнне ул яшәгән баракка үзем бардым. Ишегалдында бер көтү эт каршылады, алар өрә башладылар. Шул арада Әсгать абый икенче кат тәрәзәсен ачып: «Пошел, пошел», — дип әмер бирде. Без тар гына баскычтан икенче катка күтәрелә башладык, шулвакыт мин башны түшәм кыегына бәрдем. Әсгать абый: «Борчылма, мин көн дә бәрәм, аңа карап башның тишелгәне юк, яхшырак эшли башлый», — дип тынычландырды. Бүлмә музейны хәтерләтә иде. Стенага исәпсез-хисапсыз рәхмәт хатлары, грамоталар эленгән. Иң күренекле урында — алтын сәгать, аны беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович бүләк иткән икән. Мин Әсгать абыйга соңгы елларда дөнья күргән пластинкаларымны бүләк иттем, аннан ул минем җырлавымны сорады, ул да булмады кулына ак тальянын алды, өздереп, нәкъ авылдагыча моңлы итеп уйнавына шаккаттым. Ул уйнады, мин җырладым. «Алмагачлары»н берничә тапкыр кабатладык. Аның күңеле моңлы, изгелектә иде, җыр пластинкалары бүләк итәргә дип кергән җирдән без аның белән шактый вакыт аралаштык, изге күңелле кеше юмор хисенә дә бай иде.
 
Мирсәет СӨНГАТУЛЛИН, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.07.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»