|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2021 Милләт
Татарстанда хаталы татар телле элмә такталарны табучылар арасында бәйге ахырына якынлашаТатарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан республика халкын татар телендәге элмә такталарында, игълан, белдермә язмаларда, топографик һәм юл билгеләрендә җибәрелгән хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде. Республикада татар телендәге хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурсның модераторлары — «Халык контроле» һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Конкурста катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайлау, фотоматериалны йөкләү, адресны күрсәтү, вакыйга исемен, тулырак мәгълүмат, басма кагыйдәләре белән ризалыкны раслау һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү сорала. «Халык контроле» һәм модераторлар нәтиҗә чыгарып, ун җиңүчене сайлап алачак. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Тулы Нигезләмә: https://tatmedia.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1930166.htm. |
Иң күп укылган
|