поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.07.2021 Җәмгыять

Әлмира Әдиятуллина истәлегенә: "Кешеләр кыйбласын югалта. Бер-берсен уздырып мал артыннан куа"

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина вафат. Урыны җәннәттә булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын! Аның белән әңгәмәдән өзек:

Кайда гына очратсаң да, гел каядыр ашыга ул. Әлмира апаның һәрчак ниндидер эшләре бар, максатлары тынгылык бирми аңа. Шулай булмый, Бөтенрусия хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөхлисә Бубый исемендәге бүләк иясе, җәмәгать эшлеклесе, журналист, милләтпәрвәр. Саный китсәң, исемнәре бик күп...

Инде лаеклы ялда да иркен сулап, тынычлап яшисе урында ул милләтне тазарту, әхлакны үстерү өчен җиң сызганып, тырышып йөри. Әлмира апа Әдиатуллина белән “Ярдәм” мәчетендә еш очрашырга туры килә. Чөнки ул анда көн саен эшкә барган кебек килә, хатын-кызлар намаз укый торган бүлмәдә тәртипне саклый, анда үзен Президент дип атый.

— Әлмира апа, ә ни өчен Президент?
— Балам, бу бит инде шаяртып әйтелгән сүз. Ләкин уены-чыны бергә дигәндәй. Бөтен җирдә тәртип булырга тиеш, менә мәчеттә дә барысы да җиренә җиткән булсын дим. Ул бит Аллаһ йорты. Монда килгән ханым һәм туташларның киемен карыйм, намаз укыр алдыннан гаурәтләре капланып беткәнме, киемнәре чистамы.
 
— Капланып бетмәгән очраклар булса, нишләтәсез?
— Шелтә белдерәм. Аеруча бу яулык мәсьәләсенә кагыла. Яулык бит ул безне бизәү чарасы түгел. Ул безнең матурлыкны чит-ят күзләрдән саклап тору өчен уйлап табылган нәрсә. Ә безнең кызлар нишли? Төрле-төрле фасоннарга китереп бәйли дә яулыгын, муеннары ачык кала, шуңа өстәп әле тагын колакларына алка тагалар. Аллаһка сезнең алкаларыгыз кирәкми дип аңлатам. Колакны күрсәтеп калдыру ул гаурәтне ачу дигән сүз. Намазың камил булсын өчен яулыгыңны дөрес капларга кирәк дип аңлатам. Безнең тырышлык белән мөслимәләргә яулыктан килеш паспортка фотога төшү хокукы бирелде. Ул вакытта күп көч түктек. Безнең җиңүебез турында язарга дип өемә 32 илдән радио-телевидение журналисты килде. Ак яулыкларыбызның кадерен белик.
 
— Мәчеткә килүчеләргә тагын нинди кагыйдәләрне белү кирәк?
— Менә, сеңлем, беләсеңме, яланаяк киләләр. Монда йөзләгән кеше керә. Бөтенесе намаз укырга яланаяк керсә, мәчет нәрсәгә әйләнә? Гигиена таләпләре буенча да бу рөхсәт ителми бит. Ярар, җәй көне аяк киеме ачык була. Гел-гел оекбаш кимәскә дә мөмкиннәр. Ә менә гыйбадәт йортына килгәндә үзегез белән алып йөрегез, дип әйтәм, яланаяк килгәннәргә дә шелтә белдерәм. Бөтен нәрсәгә күзне йомып йөрсәң, тәртип бетә ул.
 
— Хәзер кеше ризыкка тук, рухи азыкка ач. Сез моның белән килешәсезме?
— Нәкъ шулай. Кешеләр кыйбласын югалта. Бер-берсен уздырып мал артыннан куа. Аны күпме җыйсаң да, барыбер барысын җыеп бетерерлек түгел. Шуңа күрә рухи яктан нык булырга кирәк. Кешенең эчке баганасы булырга тиеш. Биш вакыт намазын укыган, ураза тоткан, зәкятен түләгән ата-аналардан тәүфыйклы балалар туа.
 

Әдилә СӘФӘРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 27.07.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»