|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2021 Фаҗига
Кукмарада йорт һәм каралты-куралар янып беткәнКукмара районының Олыяз авылында яшәүче Корбановлар йорты, каралты-курасы бүген төнге 12 нче яртыда янып бетә. Ут абзардан чыга һәм өйгә күчә. Берничә сәгать эчендә гаилә бернәрсәсез урамда кала. – Гаилә башлыгы Фәнзил абый колхозда тимерче булып эшли. Хатыны Миләүшә апа гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкты. Балалары үз тормышлары белән яши. Авылдашларыбызга килгән хәсрәт барыбызны да тетрәндерде, – ди Олыяз авылы җирлеге башлыгы Рамил Маликов. –
Әлегә ут чыгуның сәбәбен ачыклыйлар. Нинди генә сәбәп булса да – гаиләне урамда калдырып булмый. Ике ай эчендә алар йортлы булыр дип уйлыйбыз. “Урал” колхозы үзенең эшчеләренә ярдәм кулы сузмыйча калмый. Без дә халык та бердәм. Күрше тирә-яклардан да акча җыя башладык.
Корбановлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Миләүшә Фәрхетдинова исемендәге карта номеры:
4817 7602 8217 8569
--- |
Иң күп укылган
|