поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.07.2021 Тарих

Самарада ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә узды

Самараның Үзәк дәүләт архивында Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә презентациясе узды. Күчмә күргәзмә инде Ульян, Әстерхан, Волгоград, Чиләбе, Новосибирск, Йошкар-Ола, Сарытау кебек татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрендә күрсәтелгән. Хәзер инде менә чиратта Самара өлкәсе. Чара Корбан гаетенә туры килгәнлектән, презентациядә халык күп түгел иде.

- Экспонатлар республикабызның 100 еллык тарихын тасвирлый. Дөрес ул, коронавирус сәбәпле, тамашачы хозурына бер елга соңлабрак килеп җитте. Аны оештыру өчен киткән көч, вакыт һәм акчаларны исәпкә алып, бу эшне ахырына җиткерергә ният иттек һәм, пандемия бераз чигенгәч, регионнарга чыгып киттек, - дип искәртеп үтте Татарстан Республикасы дәүләт архивының күргәзмә – публикация эшчәнлеге бүлегенең баш архивчысы Павел Андреевич Майоров һәм Самараның Үзәк дәүләт архивына, урын биреп, шулай матур каршы алганнары өчен рәхмәтләрен белдерде. Үз чиратында Самара архивы җитәкчесе Алексей Александрович Карпец та шундый уртак чараларны күбрәк үткәрергә кирәклеген белдерде.
 
Татар җәмәгатьчелеге исеменнән “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов чыгыш ясады. Ул, Татарстан Республикасының Мактаулы гражданины буларак, күргәзмәнең Самарага килүе очраклы түгел, дип белдерде һәм Идел буе болгарларының җирләре Самара Җәясенә кадәр сузылуын, димәк, барыбызның да бер халык булуын искәртеп үтте.
 
Шушы архив төпкелләрендә ярты гомерен уздырган тарихчы һәм эзләнүче, күпсанлы тарихи китаплар авторы Шамил Галимов архив документларының әһәмиятенә тукталды. “Тик архивта сакланып калган документлар гына тарих вакыйгалары шаһиты булып хезмәт итәләр, - диде ул. - Безнең Самара өлкәсендә инде татар тарихчылары дуслыгы барлыкка килде һәм без бергәләшеп үзебезнең тарихны барлау эшләре белән шөгыльләнәбез. Самара өлкәсе, Татарстан, Ульян һәм Мәскәү архивларында сакланучы документларга таянып, өлкәбезнең унлап татар авыллары тарихы язылды һәм бастырып чыгарылды. Бу эшебезне киләчәктә дә уңышлы гына дәвам итәрбез”, - дип белдерде.
 
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышлап чыгарылган “Самар татарлары” журналына игътибарыбызны юнәлтте. “Татарстанның йөз еллыгына багышланган санда гына түгел, даими рәвештә Самара якларында туып-үскән һәм Татарстан Республикасына хезмәт иткән милләттәшләребезнең тормышы яктыртылып тора. Һәм бу, әлбәттә, Татарстан данын күтәрү буенча безнең саллы өлешебез”, - диде ул.
 
Аннары Павел Майоров җыелган халык өчен күргәзмә буенча экскурсия уздырды. Халык хозурына тәкъдим ителгән документларда Татарстанда үткәрелгән коллективизация һәм индустриализация, үткән гасырның утызынчы елларында эре предприятиеләр төзү, республиканың Бөек Җиңүгә керткән өлеше, нефть чыгара башлау чоры тасвирлана.
 
Сугыштан соңгы чорга да зур урын бирелгән. Нижнекамскнефтехим, Казаньоргсинтез, Кама автогиганты (КамАЗ), Нижнекамск ГЭСы, нефть сәнәгате үсеше турында сөйләүче документлар байтак. Республиканың 1981 – 2020 еллардагы иҗтимагый-сәяси тормышы да игътибарсыз калмаган. 1990 елда Татарстан дәүләте суверенитетын кабул итү, республиканың беренче президенты Минтимер Шәй-миевне, 2010 елда икенче президенты Рөстәм Миңнехановны сайлау, Казанның мең еллыгын бәйрәм итү, метро, Миллениум күперен, «Татнефть Арена» стадионын, Меңьеллык паркын төзү кебек казанышлар яктыртыла.
 
Соңында Павел Майоров “Бердәмлек” хәбәрчесенең Татарстан архивларында сакланучы газета нөсхәләре турындагы соравына җавап бирергә вакыт тапты.
 
- Безнең архивта Татарстанның бөтен газеталары да, шул исәптән, “Эшче” дип аталган беренче газета төпләнмәләре дә саклана. Ул иске имля белән язылганлыктан, сорап алып укучылар юк диярлек. Ә, мәсәлән, генеалогия белән кызыксынучы кеше килеп, андагы аерым бер материалны укып бирүне сорый икән, бездә белгечләр бар, бик теләп ярдәм итәчәкләр.
 
- Бик әйбәт. Үзебезнең “Бердәмлек” газетасының киләчәген кайгыртып биргән идем бу сорауны, гасырлар үткәч тә, аны архивлардан табып алып укырга мөмкин булырмы икән?
 
- Бер дә борчылмагыз, газеталарны саклау вакыты чикләнмәгән.
 
- Болай булгач, эшебез юкка түгел икән, рәхмәт бик эчтәлекле күргәзмә өчен, Павел әфәнде.
 
Шамил ГАЛИМОВ (уңда) Павел МАЙОРОВка "Татары Самарского края. Историко-этнографические и социально-экономические очерки" китабын бүләк итә

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 26.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»