|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2021 Фаҗига
Машина астында - унсигез яшьлек кызУзган төндә Уфа районында фаҗига булган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, анда 18 яшьлек кыз һәлак булган. Җиләк кебек чагында гомере өзелгән кызның үлемендә кем гаепле? Беренчел мәгълүматларга караганда, Сергеевка авылында «Хендай Солярис» автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм кюветка төшеп киткән. Кыз һәлакәт урынында җан биргән, тагын дүрт пассажир имгәнгән."Яшүсмерләр белән юл-транспорт һәлакәтләре ешрак була башлады. Кайбер ата-аналар балаларына машина ачкычларын үзләре бирә, тик статистика күрсәткәнчә, еш кына яшьләр автомобильләрне әти-әниләреннән рөхсәтсез ала.
Машина белән авыл буйлап йөрергә чыгып китәләр. Шуның нәтиҗәсендә байтак һәлакәтләр килеп чыга", - дип билгеләп үттеләр дәүләт комитетында.Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре ачыклана.
Фото:госкомитет по ЧС
--- |
Иң күп укылган
|