поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.07.2021 Мәдәният

Нәфисә Хәйруллина: "Ирем актриса булуыма каршы"

Нәфисә Хәйруллина “ирем актриса булуыма каршы”, ди. Ул хәзер үзен бәхетле дип саный. Монысы иң мөһиме, безнеңчә!

– Әниегез каршы булса да, сәнгатьне сайлагансыз. Үкенгән вакытлар булдымы? 
– Мин бик иҗади кеше. Кайвакыт хәтта адекват та булмаска мөмкинмен. Ирем минем актриса булуымны теләми. Әйдә мин сиңа берәр нинди салон, чәчәк кибете яисә башка төрле бизнес ачарга ярдәм итәм, ди. Юк, дим, мин эшкә чыкканчы ук банкрот булачакмын!
 
– Камал театрында үз тамашачысы барлыкка килгән яшь актриса идегез. Туып-үскән Казанны, театрны калдырып китү карарына ничек килдегез? Шәһәр алыштыру җиңел түгел бит...
– Якын кешемне очраттым һәм аңа шунда ук гашыйк булдым. Ул да мине үз кешесе икәнен аңлады. Синең бик күп минусларың, әмма син минем кешем һәм башка әйберләргә күз йомам, ди. Гаиләм кая булса — йортым шунда. Безнең очрашу мөмкинлеге миллионга бер генә иде. Ничек танышканыбызны сөйләп торасым килми. Аннан соң кызыгы бетә. 

– Казанда да артыгыздан йөргән егетләр аз булмагандыр?
– Күп булды дисәм, мактану кебек була бит инде. Бөтенләй булмады дисәм, ялган булыр. 
Яшьрәк чакта, әле мәктәпне тәмамлаган елларда, артымнан күп егетләр йөрде дия алмыйм. Мин ямьсез, башкалар кебек түгел бугай дип уйлый идем. Таныш кызларым алай ук чибәр булмаса да, алар артыннан егетләр йөрде. Ә очрашып йөри торган кешем булмаганга бик борчыла идем. Аннан соң гына белдем: алар миннән курка торган булганнар икән. Мине стерва дип уйлаучылар да булган. Хәтта бер театр тәнкыйтьчесе дә миңа шулай дип әйткән иде. Минем белән аралашкач кына аның бу уйлары таралган. Соңрак үз-үземә ышана торганга әйләндем. 

– Казанны сагынасызмы? Белүемчә, елына 1-2 тапкыр кайтасыз, театрга киләсез. Яратып йөри торган тагын нинди урыннарыгыз бар? 
– Казанда өч-дүрт кешегә кунакка киләм. Күбрәк коллегаларыма. Үпкәләүчеләр дә шактый. Әмма физик яктан да, рухи яктан да өлгерә алмыйм. Ирем белән баланы озак вакытка калдырып китеп булмый. Кайткан саен якыннарымның каберлекләренә барам. 
 
– Хатын-кыз күбрәк гаиләгә игътибар бирә, карьера икенче урынга күчә. Сездә ничек? 
– Кайчагында бөтен нәрсәдән читләшеп, ирем һәм баладан аерылмыйча гына, тыныч кына яшисе килә. Әмма болай була алмавын яхшы аңлыйм. Ирем һөнәремә каршы булса да. 
 
– Белүемчә, улыгыз бар. Сез кырыс әниме, әллә назлымы? 
– Улымны бик иркәлим. Ирем кайчагында әни малае үстермә дип тә сүгә. Без аның белән бик бәйләнгән. Үзеннән бер адымга да җибәрми. 
 
– Иң еш бирелә торган сораудыр инде бу: икенчегә җыенасызмы?
– Бер вакыт мондый теләк булды. Әмма аннан соң без бар көчебезне улыбызга бирергә дигән карарга килдек.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»