|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2021 Криминал
Ике сабыйның гомерен өзгән 18 яшьлек Валерия Башкирова авария сәбәбен атаганУзган җомгада Мәскәүнең Авиаторлар урамында 18 яшьлек Валерия Башкирова “зебра”да өч баланы бәрдерүне ишетмәгән кеше калмагандыр. Балалар 2 өлкән кеше белән юл аша чыгып барган. Бүгенге көндә 5 һәм 4 яшьлек балалар мәрхүм. Аларның гомере дәваханәдә өзелде. 9 айлык баланы дәваханәдән чыгарганнар. Авария сәбәбен Башкирова “телефонда утырган идем” дип аңлаткан. Тәүдә яшь кызны исерек булган диделәр. Соңрак бу мәгълүматны кире кактылар. Авариядән соң Башкированы өй арестына утыртканнар иде. Ләкин 19 июльдә аны Мәскәүнең Тверь суды карары буенча 16 сентябрьгә кадәр 6нчы Тикшерү изоляторына урнаштырганнар. Әле ул – учреждениенең карантин бүлегендә белгечләр карамагы астында. Кызның туганнары чикләү чарасы белән риза түгел.
Башкированы Җинаять җәзалары кодексының 264 маддәсе (Юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә автомобиль йөртүченең ике һәм аннан артыграк кеше үлеменә китерүе) буенча аны гаепле дип таптылар. Бу маддә буенча аңа 7 елга ирегеннән ителү яный. 7 елдан аңа нибары 25 яшь кенә булачак. Бар гомере алда. Ә менә авариядә үлгән 5 һәм 3 яшьлек балалар салкын җир куенында ята...
Фото: РИА Новости
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|