|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2021 Фаҗига
Кытайда бу көннәрдә бик куркыныч су басу (ВИДЕО)Кытайның Хэнань провинциясенең Чжэнчжоу шәһәрендә су басулар аркасында ким дигәндә 25 кеше һәлак булган. Бу хакта чәршәмбе көнне "Синьхуа" агентлыгы трансляцияләгән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Берничә көн тоташтан яңгыр яву сәбәпле, Хэнань провинциясе су астында калды. Чжэнчжоу шәһәренең метро тоннелен, урамнарнын су басты.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, җиде кеше хәбәрсез югалган дип санала. Көчле яңгыр һәм су басулар аркасында 16 июльдән Хэнань провинциясенең 1,24 млн кешесе зыян күргән дип исәпләнә. Алла сакласын!
--- |
Иң күп укылган
|