поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.07.2021 Дин

Татарстан мөфтие Галиев мәчетендә Корбан бәйрәмен уздырды. Гаеттә ТР Президенты да катнашты (ФОТО)

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Башкалабызда төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды.

Гает биредә иртәнге 02.45 сәгатьтә Коръән-хафиз Сәидкамал Суюнов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Бүген гает намазына кадәр ул “Ибраһим” һәм “Ясин” сүрәләрен укыды.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар да килде. Аларны биредә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел да Корбан бәйрәме чараларында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары күрелде. Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү: шәхси саклану чаралары (медицина битлеге яисә респиратор), шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру мәҗбүри шарт итеп куелды.

3.30 сәгатьтә Татарстан мөфтие мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Вәгазьне һәм мәчеттә барган вакыйгаларны анда булган мөселманнар гына түгел, Татарстан Республикасының барлык халкы да күзәтә алды – бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп бару мөмкинлеге тудырылды.

Камил хәзрәт вәгазен РФ Президенты В.В.Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын искә алудан башлады. Алга таба Татарстан мөселманнары башлыгы бәйрәм вәгазен укырга кереште.

Бу юлы аның дини мөрәҗәгате мөселманнар өчен хас булырга тиешле бөек сыйфатларның берсе – тугрылыкка багышланган иде. Хәзрәт Корбан гаетен Аллаһыга тугрылыкны исбатлау бәйрәме буларак ачып салды. “Корбан бәйрәмендә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, аларны мохтаҗларга таратып, без Аллаһының әмеренә буйсынабыз, насыйп иткән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм шулай итеп Аның ризалыгына якынаерга тырышабыз. Моны башкача тагын тугрылык дип тә әйтәләр. Корбан бәйрәме безгә Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбат итәргә булыша! Ихласлык һәм гыйбадәт аша гына түгел, ә мал-мөлкәтне корбан итү аша да,” – дип, ул вәгазендә тугрылыкның башка төрләре турында да искә калды. Ул мөселман кешесендә булырга тиешле 5 төрле тугрылыкның һәрберсенә махсус тукталды: 1) Аллаһыга һәм Коръәнгә; 2) Пәйгамбәребезнең ﷺсөннәтенә; 3) өммәткә һәм Ватанга; 4) гаиләгә; 5) әманәткә һәм биргән вәгъдәгә. Алар турында Камил хәзрәт Корбан гаетенең төп герое - пәйгамбәр Ибраһим галәйһисәлам үрнәгендә сөйләде һәм аның башына төшкән олы сынауларны искә төшереп торды:

Ибраһим галәйһиссәләмнең балалары булмый. Ул үзенә тәкъвалы нәсел дәвамчыларын сорап күп дога кыла, ир-бала туса, хәтта аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәргә нәзер әйтә. Аллаһы Тәгалә аны, догасын кабул итеп, бала белән олы яшькә җиткәч бүләкли. Балага Исмәгыйль дип исем кушалар. Еллар уза һәм Исмәгыйль үзенең әтисенә терәк һәм таяныч булырлык яшькә җитә, Ибраһим исә әйткән нәзере турында оныта... Ләкин көннәрдән бер көнне аңа әйткән вәгъдәсен исенә төшерәләр – ул төш күрә: аңа Аллаһының әмере белән үз улын корбан итәргә боерыла. Инде нишләргә? Коръәндә болай диелә:

فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ السَّعْيَ قَالَ يَا بُنَيَّ إِنِّي أَرَىٰ فِي الْمَنَامِ أَنِّي أَذْبَحُكَ فَانظُرْ مَاذَا تَرَىٰ ۚ قَالَ يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِي إِن شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ

Мәгънәсе: “Ул аның белән бергә (эшләрендә) тырышлык куюга җиткәч (атасы аңа): “И улым! Һичшиксез, мин төшемдә сине чалганымны күрдем. Син ни уйлаганыңны кара”, – диде. Ул: “И әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне (һич уйлап тормыйча) үтә. Ин шәә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың”, – диде” (Саффат 37:102). Күргәнегезчә, Исмәгыйль галәйһиссәлам Аллаһыга тәвәккәл кыла, Аңа таяна, ышана, Ходай язган язмышны берсүзсез кабул итә. Корбан китерергә кирәклеге турында ишеткәч, атасына карата мәхәббәтен җуймый, аның хәленә керә, аның теләгенә күнә. Ничек кенә кыен булса да, атасына да, Аллаһыга да тугры кала!

Вәгазе барышында Камил хәзрәт аерым ассызыклап өммәткә, милләткә һәм Ватанга тугрылык мәсьәләсен яктыртты: “Раббыбызның тәкъдиренә шөкер итеп, без Ватанны да, милләтебезне дә яратырга, сакларга, аларның иминлеге өчен хезмәт куярга, аларны алдынгы итәргә тырышырга тиеш.

Яралтучыбызның ышанычлы дусты Ибраһим галәйһисәлам дә үз халкына һәм Ватанына тугры булган. Ул Аллаһыга туган иленә иминлек һәм ризык сорап дога кыла торган булган. Моны Раббыбыз Үзенең Изге Китабына да әйтеп үтәргә лаеклы санаган!

وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّ اجْعَلْ هَذَا بَلَدًا آمِنًا وَارْزُقْ أَهْلَهُ مِنَ الثَّمَرَاتِ مَنْ آمَنَ مِنْهُم بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ

Мәгънәсе: “Вакытында Ибраһим (галәйһиссәлләм): “И Раббым! Бу урынны (Мәккәне) иминлек шәһәре ит, анда яшәүчеләрнең Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанганнарын (төрле) җимешләрдән ризыкландыр!” – дигән иде”.

Вәгазь тыңлаганнан соң, 4.00-дә халык мөфтигә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан гарәп телендә хөтбә әйтелеп, Коръән укып дога кылды. Аннары мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен башкару өчен махсус мәйданчыкларга таралышты, быел Казанда шундый 16 урын билгеләнгән.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 20 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 09.00 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Корбан бәйрәме өч көн – 20, 21, 22 июль көннәрендә дәвам итәчәк. Гает көннәрендә күркәм гадәт буенча Нәзарәт Татарстанда хәйрия чараларын уздыра: мохтаҗларга ит өләшә, авыру балаларга акча җыя һ.б.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»