поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.07.2021 Медицина

Ковидның өченче дулкыны: Саннар, мутацияләр һәм вакциналар

Пандемиянең өченче дулкынына килеп кердек: COVID-19 белән авыручылар саны арта, кешеләр белән бергә дөнья буйлап вирусның яңа штаммнары да сәяхәт итә, Интернет челтәре көннән-көн шикле һәм ялган мәгълүмат белән тула бара.

Мондый шартларда галимнәр белән халык арасын якынайтуның әһәмияте тагын да арта, шуңа бәйле рәвештә бүген медицина фәннәре кандидаты, КДМУ доценты Хәертынов Халит Сәүбан улы COVID-19 белән авыручылар саны, илебездәге вакцина төрләре, коронавирусның киң таралган штаммнары һәм COVID-19 белән авыруның катлаулы формаларына китерүче факторлар белән таныштырып узды.
 
СТАТИСТИКА: КАЙДАН КАРАРГА?
Хәзерге вакытта COVID-19 белән авыручылар, аны йоктырып үлүчеләр саны белән күптөрле ресурсларда танышырга мөмкин (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайты, мәсәлән). 
 
Джонс Хопкинс университеты (АКШ) булдырган онлайн-карта да шундый ресурсларның берсе булып тора. Әлеге карта COVID-19 бәйле саннар буенча бөтендөнья галимнәре һәм эре массакүләм мәгълүмат чаралары куллана торган рәсми мәгълүмат чыганагына әверелде. Онлайн-карта COVID-19 йоктыру очраклары, үлүчеләр саны һәм кадалган вакцина дозалары турында мәгълүмат бирә.
 
-    Джонс Хопкинс университеты булдырган онлайн-картаның 15 июль мәгълүматларына күз салсак, Россия COVID-19 йоктыру очраклары буенча бишенче урында тора, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча исә – дүртенче урында, - дип билгеләп үтте Халит Хәертынов.
 
Балалар, яшьләр, урта һәм олы яшьтәгеләр: кемнәр куркыныч астында?
Олы яшьтәгеләр, йөрәк һәм үпкәләргә бәйле авыруларга, югары артериаль кан басымына ия, яман шешле, симерүдән иза чигүчеләр COVID-19 йоктырган очракта, аны катлаулы формада уздыручылар төркемендә булуларын дәвам итәләр. Соңгы вакытта (2021 елның июнь-июль айлары) бу төркемдә олы яшьтәгеләр генә түгел, урта яшьтәгеләр һәм яшьләр саны артуы да күзәтелә – кыскача әйткәндә, “COVID-19 яшәрде”.
 
МУТАЦИЯЛӘР
 
-    Вирусның “һинд штаммы” (аны шулай ук дельта-штамм дип тә йөртәләр) халыкның теленнән төшми хәзер. Вирус мутацияләргә дучар булып тора һәм аларның өч төрлесе бар: беренчесе - кызыксыну тудыручы вариант (variant of interest, VOI). Мутациянең бу варианты вирусның йогучанлыгына тәэсир итми. Икенчесе – борчылу тудыручы вариант (variant of concern, VOC), бу вариант исә югары йогучанлыкны, авыру барышының катлаулануын чагылдыра. SARS-COV2нең Британия штаммы да, Һинд штаммы да нәкъ менә әлеге төркемгә керә. Өченчесе - шактый зур әһәмияткә ия / авыр нәтиҗәләргә китерүче вариант,  (вариант со значительными последствиями, variants of high consequence, VOHC), - дип санап китте галим. 
 
Рәсми мәгълүматларга күрә, Британия штаммы, мисал өчен, вирусның кыргый тибына караганда 50-70 процентка активрак йога, һинд штаммы исә кеше күзәнәкләренә тизрәк үтеп керә һәм антитәнчекләрдән “качарга” сәләтле. Мутацияләнгән вируслар пандемия башында котырган вирусны (Ухань штаммын) көннән-көн кысрыклый бара, шулай итеп, аңа алмашка Британия, Көньяк Африка, Бразилия һәм Һинд штаммы килде. 
 
ВАКЦИНАЛАР
 
Хәзерге вакытта Россиядә дүрт төрле вакцина теркәлгән: "Гам-Ковид-Вак" (сәүдә маркасы – “Спутник V”), “ЭпиВакКорона”, “КовиВак”, “Спутник-лайт”.  Алар бер-берсеннән төзелешләре, нәтиҗәлеге, кадау этаплары үзенчәлекләре һәм кайбер башка сыйфатлары белән аерылып торалар.
 
“Спутник V” вакцинасының нәтиҗәлеге, мәсәлән, 92-95 % тәшкил итә, “КовиВак”ныкы – 85 %, ә “Спутник-лайт”ныкы – 70%. “Спутник-лайт”, ике фазалы “Спутник V” вакцинасына караганда, бер генә тапкыр кадала. 
 
КовиВак – бөтенвирионлы инактивлаштырылган һәм составында “үтерелгән” SARS-CoV-2 йөртүче вакцина, “ЭпиВакКорона” организмда антитәнчекләр ясалуына китерүче пептидлы антигеннарга ия, “Спутник V” вакцинасында кеше аденовирусының ике төрле штаммы (Ad26, Ad5) нигезендәге векторлар кулланыла (“Спутник-лайт”та аларның берсе - Ad26 гына кулланыла).
Фото: пиксабай

---
Идел
№ --- | 16.07.2021
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»