поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.07.2021 Мәдәният

Филармония солисты Илгиз Зәкиев: "Сәхнә өчен кайбер әйберләремне саттым"

Җырчы Илгиз Зәкиев — Казан шәһәр филармониясе солисты. Балачактан җырлый. Аның исеме тамашачыга соңгы елда гына ишетелә башлады. “Сольный” концертын оештыргач, клиплар төшергәч: “Ник электән җырламыйсың?” — диючеләр булган.

— Чаллыда туып-үстем, — дип таныштыра башлады Илгиз. — Сәхнәгә 4 яшьтә чыктым. Әти-әни, музыкаль сәләтемне тоеп, Чаллыда музыка мәктәбенә бирде. Аннан укуны Казандагы музыка мәктәбендә дәвам иттем. Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым.
 
— Илгиз, балачактан җырчы Илһам абый Шакиров белән тыгыз элемтәдә булгансың. Ничек танышкан идең?
 
— Илһам абый репертуарын аеруча яратам. “Әдрән диңгез”, “Җиз кыңгырау”... — берничә җырын башкарам. Илһам абый бер концертта: “Бу җирендә болайрак җырла, бу өлешен шулайрак ал”, — дип киңәш итте. Сәхнә артында еш күрешә башладык. Мин бала-чаганы санлап сөйләште. “Кара урман”ны башкару тәртибен аеруча җентекләп өйрәтте.

— Казан шәһәр филармониясендә кайчан эшли башладың?
 
— Консерваторияне тәмамлап, бер ел узгач урнаштым. Коллектив, җитәкчелек әйбәт. Татарча, русча, итальянча җырлыйбыз. “Сольный” концертымда да филармония зур ярдәм күрсәтте.
 
— Сәхнә эше өчен кайбер әйберләреңне саткансың, дип ишеттем.
 
— Узган ел пандемия чоры, эшсез вакыт, акча юк. Җыр яздырырга, ротациягә бирергә кирәк. Яхшы сәгать, бер телефоным һәм тагын кайбер башка әйберләрне саттым. Эшкә җигим, тик ятмасыннар, дидем.
 
— Берничә клип төшерергә өлгергәнсең. Оста биисең дә икән әле?
 
— “Үзгәреш” һәм “Буран булып” җырларына төшердек. Биергә электән яратам. Клипка да бию алымнарын керттек. Концертыма бию куярга “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова булышты.
 
— Әгәр җырчы булмасаң?
 
— Медицина лицеен тәмамладым. Әмма медицина хезмәткәре минем өчен бик авыр һөнәр. Бәлки, бизнес, идарә, административ эшкә керер идем.

— Талантлы яшьләргә танылу җиңел бирелми. Ничек популяр булырга?
 
— Үз өстеңдә көн саен эшләсәң генә, популярлашырга мөмкиндер. Эшләргә, тырышырга кирәк. Туктадыңмы, булмый, куып тота алмыйсың.
 
P.S. Күптән түгел Илгиз Зәкиевкә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Котлыйбыз!

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 16.07.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»