|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2021 Хәвеф-хәтәр
Басу буенда дистәләгән сарык үләксәләре табылган
Уфа районының Таптык авыл советы территориясендә Россельхознадзорның дәүләт инспекторы дистәләгән сарык үләксәләренә тап булган. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үлгән хайваннар көтүе чәчелгән басулар артындагы урман полосасы буенда яткан. “Сарыкларның идентификацион биркалары юк, хуҗасы да әлегә ачыкланмаган. Түләмә чиренә тикшерер өчен терлекләрнең мәетләреннән өлгеләр алганнар. БашНВПЛ лабораториясе тикшеренүләренә ярашлы, анализлар нәтиҗәләре кире”, – диләр Россельхознадзорның төбәктәге матбугат хезмәтендә.
Сарыклар мәетләрен яндырганнар, территорияне эшкәрткәннәр һәм дезинфекцияләгәннәр. Сарыклар ябык кузовта күчерү сәбәпле эссе сугудан кырылып үлгәннәр дигән шик бар.
Корбан-бәйрәм алдыннан Башкортстан халкын ветеринар законны үтәү хакында искәртәләр. Сүз чалганнан соң сарыкларның калдыкларын утильләштерү турында бара. Ягъни аларны кремацияләргә яисә ачык һавадагы чокырларда янмый торган калдыклар барлыкка килгәнче яндырырга кирәк. Калдыкларны үләт базларына илтеп салырга да мөмкин. Законны бозучылар өчен административ һәм җинаять җәзасы каралган.
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|