|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2010 Мәдәният
Өр-яңа татар комедиясе!6 нчы ноябрь көнне 13 сәгатьтә “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе тамашачыларын өр-яңа комедия белән куандырачак. Өч серияле “Уеннан уймак” комедиясенең сценарий авторы - “Зө-Ләй-Лә” триосы солисты, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова. Фильмның режиссеры – Нурания Җамали. Вакыйгалар Татарстанның бер авылында бара. Көннәрнең берендә гади авыл егете – Илдарның Америкада туганнары табыла. Бу хәбәр авыл кешеләре арасында гына түгел, хәтта журналистларга да мәгълүм була. Вакыйганы экраннардан яктыртуны күздә тотып авылга корреспондентлар кайтып төшә. Куштан авыл председателе егетне бик уңган, тәртипле, юаш булуы өстенә әле гаиләле дә итеп күрсәтергә тели. Шул рәвешле планны тормышка ашыру өчен Илдарга “хатын” кирәк була. Чая авыл кызы Фәйрүзә бу рольгә бик туры килә. Нәтиҗәдә уйнап башланган вакыйгалар куерганнан-куера бара. Ә менә мөнәсәбәтләрнең ничек тәмамлануын тамашачылар фильмны карагач белә алыр.
Комедия булганга, биредә көлкеле ситуацияләр бик күп, өстәвенә алар артына зур проблемалар салынган. Шуларның берсе – бүгенге авыл тормышы, яшьләрнең авылдан китүе, эшсезлек.
Фильм Исламия Мәхмүтованың туган ягы - Әлки районының Югары һәм Түбән Әлки авылларына төшерелде. Рольләрне исә татар актерларының иң чаялары башкара: Ләйсән Мәхмүтова, Хәлил Мәхмүтов, Исламия Мәхмүтова, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмси, Илфат Камалиев, Олег Фазылҗан, Раушания Юкачёва, Зөфәр Харисов, Роза Хәбибрахманова, Земфира Досаева, Чулпан Закирова, Энҗе Камалиева.
Яңа премьераны карамыйча калмагыз! 6нчы ноябрь, 13:00!
|
Иң күп укылган
|