|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2021 Хәвеф-хәтәр
"Ривьера" акварпаркында агуланган балаларның берсе – реанимациядәКазанның “Ривьера” аквапаркында 5 бала һәм 1 олы кеше агуланган. Алар хастаханәгә китерелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. “Аквапарктан 6 кеше хастаханәләргә озатылды. Бер бала ДРКБның реанимация бүлегендә ята. Хәле авыр, әмма тотрыклы”, – дип хәбәр иткән матбугат хезмәте. Тагын 4 баланың хәле – уртача. Алар Балалар республика клиник хастаханәсендә күзәтү астында. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән әйтелгәнчә, бер олы кеше Казанның 7 нче хастаханәсенә китерелгән. Ул тикшеренү уза. Аквапаркта балаларның тәгаен генә нәрсәдән агулануын министрлыкта әлегә әйтә алмаганнар. Аларны табиблар тикшерә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|