|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2021 Хәвеф-хәтәр
Буада капка астында кысылып калган хатынны МЧС кына коткара алганБуа районында сәер хәл килеп чыккан. Бер хатын капка астында кысылып калган. Үзе кире чыга алмагач, МЧС хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр булганнар. Алар коткарган. “Матбугат.ру” белешүенчә, бу хәлләр Буа шәһәренең Вахитов урамында килеп чыккан. 1971 елгы хатын-кыз була бу. Капка астыннан ишегалдына керергә җыенганмы ул, әллә нидер эзләгән генәме – бу турыда хәбәр юк. Башы нәкъ капнканың ишеге астында кысылып калган. Үзе чыга алмагач, кешеләр 112 хезмәтенә шалтыратканнар. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә дә шалтыратмакчы булганнар башта, әмма кире уйлаганнар. Коткаручылар хатын-кызны капкадан азат иткәч, табибларга тапшырган. Менә сиңа капка! Карап торышка капка астында урын бик аз. Әмма хатыны да юан түгел. Элек моннан чыгып йөргән микән? Әллә беренче чыгуы микән? Мин җөрьәт итмәс идем. Мондый капка астыннан чыгу шанслары зур түгел. Дөресрәге, шанслар мондый: йә чыга, йә юк.
--- |
Иң күп укылган
|