поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
09.07.2021 Ир белән хатын

"Иремнең сөяркәсе белән кочаклашып елаштык"

Һәрбер гаилә үзенчә бәхетсез, диләр. Социаль челтәрләргә килгән хатларны укып, моның шулай икәненә инанасың. Чыннан да, тыштан менә дигән гаиләләрдә үз проблемалары бар.

"Ирем белән яратышып өйләнештек. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды. Аның миңа игътибары, ихтирамы һәм мәхәббәте очрашып йөргәндәге кебек үк сакланды. Мин, хәтта үз бәхетемнән үзем дә курка идем, чөнки тирә-яктагы таныш кызлар ирләреннән һәрвакыт зарлана. Ә минем моңа хакым да юк. Мине генә түгел, кызларыбызны да өзелеп ярата, эшләгән акчасын да кайтарып биреп бара.
 
Шуңа да кече кызыбызга 6 ай чагында аның сөяркәсе барлыгын белгәч, тәүдә ышанмадым. Сер йомгагын бер сүтә башласаң, ул үзе үк чишелеп китә икән. Шул вакытта мин иремнең башка вазыйфага күчүен дә белдем. Анда ул атнасына ике тапкыр командировкага йөрергә тиеш, ә ул билгеле, сөяркәсе белән башка шәһәргә барып йөргән. Бу хатынның кем икәнен ачыклау да кыен булмады. Иремә болар турында әйткәч, ул акланмады да. Безнең икебезне дә яратуы, икебез дә аңа кирәк булуы турында сөйли башлады. Билгеле, мине бу чыгырымнан чыгарды. Һәм ул мине сөйләшер өчен табигатькә чыгарга чакырды.
 
Ризалаштым. Ә ул мине туп-туры сөяркәсе яшәгән фатирга алып килде. Ишекне миннән якынча 10 килограммга авыррак, иремнән дә озынрак, бизәнмәгән, искерәк кенә кием кигән, чәчләре төрле "химия"дән янган хатын ачты. Шаккаттым... Фатиры да гади генә аның. Тәүдә без өчәү сөйләшеп карадык. Ирем шушы мөнәсәбәтләрне калдырырга тәкъдим итте... Ахырда, әгәр мин аерылышуга гариза бирсәм, үзенең барыбер бу хатын белән калмаячагын әйтте... Һәркем үзенекен сөйләде. Арытаба ирем безне сөйләшер өчен икебезне генә аш-су бүмәсендә калдырып, икенче бүлмәгә чыгып китте. Шул вакыт инде нишләргә дә белмәгән көндәшем елап җибәрде. Ул ялгыз хатын. Бик яшьли ире ташлаган. Баласы юк.
 
Күңелемдә аңа карата бик зур кызгану хисе уянды. Чыннан да, тормыш җәберләгән бер мескен хатын иде ул. Мин аны кочаклап алдым һәм тынычландырырга тырыштым. Үзем дә ирексездән елап җибәрдем...
 
Бу очрактан соң ирем аңа суынды. Көндәшем тәүдә иремә язып карады, аннары социаль челтәрләрдә "ир хатыннарының никадәр үз-үзләрен карамавы", "ул бары аныкы булачагы" турында төрле статуслар куйды. Соңрак мине кабатлый башлады. Ниндидер кием алсам, яисә прическамны үзкәртсәм, икенче көнне үк ул да шундыйга "әйләнде". Ул шулай үз-үзен тоткач, димәк, ирем аңа игътибар итми. Димәк, ирем безнең белән. Шулай да күңелне нидер тырный... Бик күп нәрсәләр белдем шул мин бу тарих турында. Иремнең кем булуын да аңладым. Аңа карата да күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килде".
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»