поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.07.2021 Юмор

"Не может быть!"

“Акчарлак” газетасын укып утыра идем, “Не может быть” дигән мәкаләгә күзем төште. Көлә-көлә укып чыктым да кеше язмышлары охшаган булуына тагын бер кат инандым.

Бер ир икенче бер авылдан сугымлыкка дип ике айлык үгез бозавы алып кайткан. Хатынына, үгез бозавы тиз үсә, үзебезгә, балаларга да ашарга, сатарга да калыр, тәрбияләп үстерик әле, дигән. Берничә ай үткәч, хатынының күзе төшә, бу бит үгез түгел, тана икән. Моны иренә кереп әйтә. Авыл кешесе бит син, шуны да аера алмадыңмыни, дип ирен битәрли башлый. Ире: “Не может быть, мин дурак что ли”, - дип чыгып китә һәм, кесә фонаре белән иелеп караса, дүрт имчәкле бикәч булуын күрә. Хатыны: “Ышандыңмы? Не может быть!” - дип үртәп ала. Шуннан бу исем аңа үлгәнче ябышып кала да инде.
 
Менә бездә дә күп еллар элек шундый хәл булган иде. Ирем Хәлиулла һәм олы апамның ире Исламгәрәй җизнәй күрше чуаш авылына маллар карап кайтырга чыгып китәләр. Колхоз бар вакыт, эшчеләргә игенен-печәнен биреп торалар. Күп кеше районга илтеп сөт сата иде, ә без ел саен ике-өч айлык 1 - 2 бозау сатып ала идек тә үстереп сата идек, сугымлыкка да кала.
 
Алар безгә 500 сумга бер мүкләк сыер алганнар, ә җизнәй үзенә буаз сарык алып кайткан. Чуаш әби, сарык бик яхшы, нәселле, елына икешәрне бәрәнли, дип мактаган. “Инәсе, ике айдан бәрәнли, яхшы гына ашат моны”, - дигән җизнәй.
 
Менә ике ай да үтеп киткән. Бу сарыкның эче дә юк. Апам, кая имиләрен тотып карыйм әле дип, үрелүе була, кулын тиз генә тартып ала.
 
- Абау, бу бит тәкә булган, чынаяк хәтле лампочкасы салынып тора, - дип җизнәйне чакыра.
 
- Чык, сарыгың өчне бәрәнләгән, - ди.
 
- Әйттем бит нәселе яхшы, - дип җизнәй йөгереп чыккан. Бәрәннәр кая, дигән сорауга, иелеп тотып кара, сарыгың тәкә бит, дигәч, җизнәй дә, “Не может быть” дип, лампочканы тота.
 
- На самом деле, инәсе, тәкә икән, - дип, сарыкны күтәреп, ут яктысына тотып карый.
 
Әй тотына чуаш карчыгын сүгәргә. “Ачыбал эчереп, буаз сарык урынына тәкә салып җибәргән! Оятсыз! Иртәгә үк суям! - дигәч, апа: “Үзең ашасаң гына суй сасы тәкәңне”, - дип оршышканнар да, көлешкәннәр дә. Вәт сиңа “Не может быть!”
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 09.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»